43799

Татарча-русча сүзлекләрдә тамыр рәвешендәге гарәп-фарсы алынмалары

Дипломная

Культурология и искусствоведение

Татар теленнән аермалы буларак, гарәп телендә сузыкларның әйтелеше тартыкларга бәйле. Сүздә нинди тартыклар белән килүенә карап, сузык авазның әйтелеше үзгәрә, ягъни сөйләмдә фонеманың төрле вариантлары барлыкка килә. Мәсәлән, а сузыгы эмфатик һәм башка кайбер тартыклар

Казахский

2013-11-06

295 KB

19 чел.

ЭЧТӘЛЕК

Кереш......................................................................................................................  3

I бүлек. Татар телендә алынма сүзләр һәм аларның кулланылуы...................   5

  1.    Гарәп алынмаларының фонетик үзләштерелүе........................  5
    1.    Татар телендә гарәп - фарсы алынмалары .............................  21  
    2.    Г.Толымбай әсәрләрендәге гарәп-фарсы алынмаларына лексик-семантик анализ, аларның классификациясе һәм аларга функциональ-стилистик характеристика ................................. 24     
    3.    Татар телендә рус алынмалары.....................................................  31
    4.     Г.Толымбай прозасында рус теленнән һәм аның аша Көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләр һәм аларга функциональ-стилистик характеристика.......................................................... 33

II бүлек. XX гасырның беренче яртысында татар әдәби теле лексикасының алынма сүзләр хисабына үсеше

2.1. Татар теленә кергән һинд–европа сүзләре. Интернациональ сүзләр

III бүлек. Татарча-русча сүзлекләрдә тамыр рәвешендәге гарәп-фарсы алынмалары................................................................................................. 43

3.1 20 нче еллар татар телендә генә очрый торган гарәп-фарсы сүзләре.................................................................................................. 50

Йомгаклау............................................................................................ 58

Әдәбият................................................................................................. 60

Кереш.

Диплом эшендә билгеле авторитетлы галимнәр хезмәтләренә, теоретик тәгълимәтләренә таянып татар телендә алынма сүзләр һәм аларның кулланылуы турында фәнни мәгълүмат бирүне төп максат итеп куйдым.

Бу максатка ярашлы мин үз алдыма түбәндәге бурычларны алдым:

- Татар телендәге алынма сүз кулланылу активлыгына карап төп 3 төркемгә бүлеп карау;

- Телнең универсаль берәмлеге булган сүзнең төп билгеләрен күрсәтү, алынма сүзләргә характеристика бирү;

- Гарәп алынмаларының фонетик үзләштерелүен ачыклау;

- Татар телендә гарәп - фарсы алынмаларын барлау;

- Г.Толымбай әсәрләрендәге гарәп-фарсы алынмаларына лексик-семантик анализ, аларның классификациясе һәм  аларга функциональ-стилистик характеристика бирү;

- Татар телендә рус алынмалары белән танышу;

- Г.Толымбай прозасында рус теленнән һәм аның аша Көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләр һәм аларга  функциональ-стилистик характеристика бирү;

- XX гасырның беренче яртысында татар әдәби теле лексикасының алынма сүзләр хисабына үсешен ачыклау;

- Татарча-русча сүзлекләрдә тамыр рәвешендәге гарәп-фарсы алынмалары системасын өйрәнү;

- 20 нче еллар татар телендә генә очрый торган гарәп – фарсы сүзләре турында мәгълүмат бирү.

Алынма сүз - халыклар арасында барган иҗтимагый-сәяси, мәдәни багланышлар нәтиҗәсендә бер телдән икенче телгә үтеп кергән сүз. Алынма сүз барлык телләрдә дә бар, үтеп керү юллары төрле булырга мөмкин. Сөйләм аша кергән алынма сүз телнең грамматик, фонетик закончалыкларына буйсына, мәсәлән, капуста (рус) - кәбестә; бревно (рус) - бүрәнә. Язма юл белән кергән сүзләр, нигездә, үзгәрешсез саклана: департамент, партия. Башка телгә кергән сүз тышкы яктан гына түгел, мәгънәсе ягыннан да төрле үзгәрешләр кичерергә мөмкин, мәсәлән, китап (г.) сүзенең татар теленә «книга» мәгънәсе генә алынган. Төшенчә атамасы буларак үтеп кергән алынма сүз мәгънәсе үзгәрми, әмма синоним рәвешендә алынган сүзнең мәгънәсе үзгәреш кичерә.

Татар телендәге алынма сүз кулланылу активлыгына карап төп 3 төркемгә бүләләр: гарәп һәм фарсы сүзләре; рус теленннән кергән сүзләр; Европа телләренннән кергән сүзләр. Болардан кала татар телендә борынгы чорларда ук кергән һинд, кытай, монгол, фин-угор сүзләре дә кулланыла. Соңгылары, шул исәптән гарәп-фарсы сүзләре дә, татар теленә тулысынча яраклашканнар. Рус һәм Европа телләреннән кергән сүзләрнең бер өлеше (кулланылу тарихы зур булганнары) яраклашса да, ХХ гасырда алынма сүз үзгәрешсез кала. Бары тик Европа алынмалары гына, рус теле аша керү сәбәпле, шул телнең закончалыкларына буйсынган хәлдә үтеп керәләр. Бер төркем алынма сүзләр күп кенә телләрдә кулланылалар, алар халыкара лексика буларак билгеле (демократия, революция, конституция һ.б.).

                  

               

1.  Татар телендә алынма сүзләр

1.1. Гарәп алынмаларының фонетик үзләштерелүе

1. Алынма сүзләр фонетик үзләштерелү процессында алучы телнең законнарында җайлашу белән бергә аның фонетик нормаларына да тәэсир итәләр. Нәтиҗәдә телнең фонетикасы алынмалардагы яңа сыйфатлар исәбенә байый, камилләшә. Алучы телдәге мондый үсешнең дәрәҗәсе алынмалар чыганагының йогынтысы никадәр дәвамлы һәм даими булуга бәйле.

Татар теленә зур йогынты ясаган телләрнең берсе – гарәп теле һәм татар телендәге гарәп алынмалары ассимиляциясе тикшерү тел үсешенең эчке законнарын танып белү өчен кыйммәтле материал бирә.

2. Татар телендәге гарәп алынмаларын, фонетик яктан үзләштерелү дәрәҗәләренә карап, төп ике төркемгә бүләргә мөмкин:

а) тулысынча үзләштерелгән гарәп сүзләре. Бу төркем алынмалар татар теленең фонетик нормаларына тулысынча җайлашканнар, үзләренең формалары белән беренче карашта татар сүзләреннән аерылмыйлар да, һәм аларны махсус лингвистик анализ ярдәмендә генә танырга мөмкин. Мәсәлән, абзый, акыл, алка, былбыл, исәп, калып, камыр, кына  бальзамин , кытлык, мыскал, әзер, әле, әлбә, әлсерәү кебек сүзләр татар теленә бик күптән кергән булырга тиешләр.

б) өлешчә үзләштерелгән гарәп сүзләре. Бу тип алынмалар чагыштырмача соңрак килеп кергән булсалар кирәк, аларда татар теленең фонетикасына ят күренешләр күп, үзләренең орфографиясе белән дә, орфоэпиясе белән дә татар теленең үз сүзләреннән аерылып торалар. Мондый алынмаларны “яңа алынмалар” дип атарга мөмкин.

3. Татар теле һәм гарәп теле  биредә “гарәп теле” төшенчәсенә классик гарәп телен эченә ала, чөнки татар телендәге гарәп алынмаларының төп чыганагы борынгы гарәп теле, ягъни  классик тел  бер-берсеннән һәрьяклап аерыла торган төрки һәм семит телләр семьяларына карыйлар.  Фонетика өлкәсендәге төп аерма шунда чагыла: татар теле “сузыкларга бай, тартыкларга ярлы” булуы һәм авазлар гармониясе кебек сыйфатлары белән үзенчәлекле, ә гарәп теле, киресенчә, сузыкларның чагыштырмача аз санлы, тартыклар системасының бик нык үскән булуы белән характерлы, аның өчен авазлар гармониясе дә чит нәрсә.

4. Гарәп телендә барлыгы алты сузык фонема бар. Шуларның өчесе кыска сузыклар: а, и, у, өчесе – озын: ā, ӣ, ӯ. Сузык авазларны билгеләү өчен гарәп әлифбасында махсус хәрефләр юк һәм кыска сузыклар язуда күпчелек очракта күрсәтелмиләр дә. Аерым очракларда  сүзлекләрдә, дәреслекләрдә, кайбер сүзләрдә мәгънә төгәллеген тәмин итү өчен  өстәмә билгеләр - “хәрәкәләр”  кулланыла: а – “фәтхә”, и – “кәсрә”, у – “дамма” белән билгеләнә. Озын сузыклар язуда түбәндәгечә биреләләр: фәтхәле тартыктан соң әлиф язылса сүзнең абсолют азагында ى, фәтхә ā сузыгына билге була, кәсрәдән соң ى хәрефе язылганда кәсрә ӣ сузыгын һәм даммадан соң و хәрефе язылганда дамма ӯ сузыгын белдерә.

Хәзерге әдәби гарәп телендә кыска фонемалар сыйфат ягыннан озын фонемалар белән тәңгәл киләләр, аларның артикуляцияләре бер үк, фәкать сан ягыннан гына аерылалар: озын фонема кыскасына караганда ике тапкыр дәвамлырак әйтелә.

Каһирә университеты профессоры Ибраһим Әнис, борынгы гарәп грамматисты ибне Җиннинең 932 – 1002 еллар карашларын анализлап, шундый нәтиҗәгә килә: борынгы гарәп телендә дә озын сузыклар белән кыска сузыклар арасында сыйфат ягыннан аерма булмаган, бәлки алар сан ягыннан гына аерыла торган булганнар. Язуда әлиф ярдәмендә билгеләнә  торган озын сузык ā чынлыкта “озын фәтхә” ул,  ى хәрефе белән билгеләнә торган ӣ – “озык кәсрәһәм ى хәрефе белән билгеләнгән сузык ӯ – “озын дамма.

Татар теленнән аермалы буларак, гарәп телендә сузыкларның әйтелеше тартыкларга бәйле. Сүздә нинди тартыклар белән килүенә карап, сузык авазның әйтелеше үзгәрә, ягъни сөйләмдә фонеманың төрле вариантлары барлыкка килә. Мәсәлән, а сузыгы эмфатик һәм башка кайбер тартыклар  чолганышында түбән күтәрелешле арткы рәт сузыгы кебек әйтелә, а фонемасының бу вариантынкалын фәтхәдип исемлиләр һәм аның әйтелешен инглиз телендәге  [а:] сузыгына охшый диләр. Кайбер чыганакларда а фонемасының бу вариантында иренләшү элементының да булуы турында әйтелә. Димәк, ул вариант татар телендәге  а сузыгына охшаган икән.

Шул ук фонеманың икенче варианты “урта” һәм палаталь тартыклар чолганышында барлыкка килә. Ул инглиз телендәге [әе] авазына якын. Татар телендәге ә сузыгы а фонемасының бу вариантына караганда “нечкәрәк”, ягъни тагын да алдарак ясала.

а фонемасының төп варианты ,  тартыкларыннан соң килгәндә ишетелә һәм ул рус телендәге а сузыгын хәтерләтә.

и фонемасының да ике варианты билгеле: эмфатик тартыклар янында - югары күтәрелешле урта рәт сузыгъ һәм палаталь, “урта” тартыклар янында - югары күтәрелешле алгы рәт сузыга. Әйтелеше белән беренче вариант татар телендәге ый һәм икенче вариант и сузыгына туры килә.

Татар һәм рус телләрендәге у авазына охшаган у фонемасы эмфатик тартыклар тәэсиренә бирелми, бары тик палаталь тартыклар белән килгәндә генә нечкәрәк әйтелә.

Озын сузыкларга тартыклар тәэсире чагыштырмача азрак була, аларның әйтелеше нигездә төп вариантка якын.

Бер үк сүздә эмфатик һәм палаталь тартыклар булганда сузыкларга эмфатик тартыкларның йогынтысы көчлерәк була. Мәсәлән, "студентлар" сүзендә беренче иҗек башындагы эмфатик  тәэсире икенче иҗектәге а сузыгында да сизелә:  нечкә әйтелешле  авазын калынайта һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, ул иҗектәге а сузыгы татар телендәге а кебек үк әйтелә.

5. Татар теленең фонетикасына караган хезмәтләрнең кайберләрендә, алынмаларның үзләштерелүенә кагылып, гарәп сузыкларының түбәндәгечә алмаштырылулары күрсәтелә:

а эмфатик тартыклар янында → а,

а увуляр һәм башка тартыклар янында → ә,

и һәм ӣи,

у → о яки о,

ӯ → у яки ү.

Татар телендәге гарәп һәм фарсы алынмаларына багышлап язылган хезмәттә сузыкларның ассимиляциясе турында болай диелә: “Татар телендә: а кыска сузык а, сузыкның хәтта калын әйтелеше тартыктан соң килүенә дә карамастан, ә итеп укыла, б кыска сузык и - и итеп укыла, в кыска сузык у гарәп фонетикасына бөтенләй ят булган аваз ө, е яки калын тартыклардан соң кайчакларда гына о, ы белән алмаштырыла”. “ ... кыска сузык и бер иҗекле сүзләрдә е гә алмашуы ихтимал”. Шулай ук, ā сузыгының а сирәк очракта ә, ӯ сузыгының ү һәм сирәк очракларда у, ӣ сузыгының и белән бирелүе турында әйтелә.

6. Югарыда күрсәтелгән алмаштырылулар, нигездә, яңа алынмаларга карыйлар һәм татар телендәге күп санлы фактлар белән расланалар.

Шулай да, а сузыгының “хәтта калын әйтелешле тартыктан соң” килгәндә дә ә белән алмаштырылуы турындагы фикер кирәгеннән артык катгый әйтелгән, хат, тарих, зарар сүзләрендәге а гарәп телендәге а сузыгының субституты ул.

Икенчедән, ā сузыгының ә белән алмаштырылуы - хәзерге татар телендә актив кулланылышта йөргән алынмаларда шактый ук тотрыклы күренеш. Мәсәлән, „Татарча-русча сүзлек”тә (Казан, 1950) составында ā булган 118 сүзнең 67 сендә ā сузыгы а белән, 51ендә ә белән бирелә. Андыйлар: галәм, галәмәт, әр, исәп, канәгать, мәзәк, мәкаль, мәкалә, мәрҗән, мөнәсәбәт, мөрәҗәгать, рәхәт, сәгать, хәл, хәзер, хәтер,  җәмәгать һ.б.

Бу күчеш  ā→ә  алынмаларның хәзерге орфографиясенә турыдан-туры кагылганга күрә, аны ассызыклал күрсәтүне кирәк таптык.

7. Гарәп алынмаларындагы сузыкларның үзләштерелүе югарыда күрсәтелгән күренешләр белән генә чикләнми, әлбәттә. Татар телендәге сузыкларның барысы да гарәп алынмаларындагы сузык фонемаларның субститутлары була алалар.

Бары тик кайбер күчешләр, мәсәлән, а→а, ә, у →о, ө киңрәк таралган һәм тотрыклы булалар, калганнары - чагыштырмача сирәк очрыйлар. Мисаллар:

а → а(:)азап,  акыл, алка, ахмак, вазыйфа, вакыйга, вакыт, ватан, максат, махсус, тараф, җавап.

          а → ә(:)бәхәс, вәгъдә, вәзир, гадәт, гамь, гаҗәп, дикъкать, дәлил,   дәрәҗә, тәм.

ā → а(:)бина, галим, даими, дәвам, зат.

ā → ә(:)кара: (6).

и → и(:)варис, гаилә, гаҗиз, гыйззәт, гыйлем, мөмкин.

и → ы(:)гарык, калып, камыр, капыл, кына, лаякыл.

и →е (:)гадел, кафер, мескен, мәҗлес, сер, җен.

ӣ → и(:)вәкил, вәхши, газиз, гарип.

и → ый(:)вазьгйфа, вакыйга  яки  гашыйк.

у → о(:)горур, дога , золым, комач, котып, нокта, офык.

у → ө(:)вөҗдан, гомер, дөнья, мөгамәлә, мөдир, мөһим, нөсхә.

ӯ → у(:)кабул, матбугат, мәҗмуга, рухи.

ӯ → у(:)гомуми, мәгълүм, мәрхүм, мәҗбүр, хөкүмәт.

8. Мисаллардан күренгәнчә, татар теленең сузык авазлар системасына гарәп алынмалары яңа фонемалар өсти алмаганнар. “Арабский вокализм, менее развитый, чем в тюркских языках, не оказал на последние существенного влияния”.

Шулай да, яңа гарәп алынмалары татар теленең сузыкларга бәйләнешле фонетик нормаларына тәэсир итми калмаганнар. Алынмаларда татар теленең үз сүзләренә хас сузыклар гармониясе бозыла. Икенчедән, алынмаларда алгы рәт сузыкларының арткы рәт тартыклары белән бер үк сүздә килә алулары нормалашкан. Элекке чорда  “карындаш”, “багыр”  формасында әйтелеп йөргән татар сүзләренең хәзерге телдә кәрдәш (орф. кардәш), бәгер (орф. бәгырь) формасын алулары да гарәп алынмалары тәэсирендә килеп чыккан булырга тиеш.

Сузыкларның сүздәге урынына килгәндә, алынмаларда икенче иҗектә у, ү авазы очрый.

9. Гарәп алынмаларының төрки телләрдә ассимиляциясе проблемасы, гомумән, аз тикшерелгәнлеге гарәп сүзләрендәге авазларның төрки телләрдә ничек һәм ни дәрәҗәдә үзләштерелүләрен татар телендәге фактлар белән тулырак чагыштырырга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә, биредә иң гомуми күренешләрне теркәү белән генә канәгатьләнергә туры килә.

Бер төркем төрки телләрдәге гарәп алынмалары, хосусый очракларны искә алмаганда, туласынча ассимиляцияләнәләр, һәр конкрет телнең фонетик законнарына җайлашалар. Мәсәлән,

казах телендә: азап, есеп “исәп”, мағна || мән “мәгьнә”, ықтыяр, ғалым “галим”, ғылым || iлiм “гыйлем”,  мазақ “мәзәк”, уақыйға, уақыт || бақыт;

каракалпак телендә: азап, ақырат “ахирәт”, апат “әфәт”, ўағда || ўәде “вәгъдә”, есап || эсеп  “исәп”, җамиат || җәмийет “җәмгыять”, қыйал “хыял”, мәни || маны ||мәне “мәгънә”, пайда, ықтыйар;

нугай телендә: азап, ваьде “вәгьдә”, эсап, маьне “мәгънә”,

пайда, ыктыяр, саьат “сәгать”, вакыт, аьл “хәл”, аьзир “әзер”.

Икенче төркем төрки телләрнең сузыкларны үзләштерүләрендә а→э үзбәк орфографиясендә а, ā→а үзбәк орфографиясендә о күчешенең татар телендәгегә караганда да тотрыклырак бигрәк тә, үзбәк телендә булуын күрәбез. Мәсәлән,

үзбәк телендә: хато “хата”,аломат “галәмәт”, муносабат, саодат “сәгадәт”, соат “сәгать”, эътибар “игътибар”, воқеа “вакыйга”;

азәрбайҗан телендә: әзаб, афәт, һесаб, мэ'на, алим “галим”, мүнасибәт, сәадәт, саат “сәгать”, е'тибар, вагиә “вакыйга”.

10. Фарсы теленә килгәндә, а→ä, ā→а, у→о, ӯ→у күчешенең һәр очракта диярлек саклануын күрәбез. Мондый күренеп төрки телләрдә гарәп алынмаларының үзләштерелүенә фарсы теле зур йогынты ясаганлыгын раслый. Чөнки татар телендәге гарәп алынмаларында а→ә, ā→а, у→о, ӯ→у кебек алмаштырылу гарәп теленең дә, төрки телләрнең дә фонетик законнары белән аңлатыла алмый: мондый алмаштырылу һәр ике телнең дә табигатенә каршы килә Гарәп телендә кыска һәм озын сузыклар сыйфат ягыннан аерылмыйлар, ә төрки телләрдә сузыклар гармониясен боза. Ул күчешнең татар телендәге яңа алынмаларда һәм элекке әдипләрнең, шагыйрьләрнең хәзерге орфографиягә күчерелгән әсәрләрендәге алынма сүзләрдә гарәп тотрыклылыгына фарсы теленең тәэсиреннән башка икенче бер факторның сәбәпче булуын күрсәтү кыен.

11. Гарәп телендә барлыгы 28 тартык аваз бар. Шулардан , , ج, در, ز, س, ش, ق ,ك, ل, م, ,  тартыкларының артикуляциясе, гомумән алганда, татар телендәге б, т, җ, д, р, з, с, ш, қ, к, л, м, н, й тартыкларының артикуляциясенә якын һәм алынмаларда да шул тәртиптә ук алмаштырыла. Бары тик ج һәм ق тартыклары гына татар телендәге җ һәм к тартыкларыннан бераз аерылалар. Гарәп телендәге ج инглиз телендәге кебек үк аффриката, ә татар телендәге җ - гади өрелмәле аваз. Гарәп телендәге  һәм ر  сонорларының беренчесе һәрвакыт диярлек нечкә, икенчесе калын әйтелә.

ق - татар телендәге қ авазына караганда тирәндәрәк ясала торган калын тартык. ق белән рәттән килгән сузыкларның әйтелеше турында 4 бүлектә күрә алабыз. Яңа алынмаларда қ авазы янында алгы рәт сузыкларының килә алуы татар теле җирлегендә барлыкка килгән булырга тиеш. Мәсәлән, қәләм (орф. каләм, ), қәһәр (орф. каһәр), қәнәғәт (орф. канәгать, ).

12. “Урта” тартыклар группасына керә торган теш арасы авазы  һәм аның саңгырау пары  даими рәвештә з һәм с белән алмаштырылалар. Мәсәлән, зат, зәвык, нәзер, савап, Сабит (кеше исеме), исбат, мыскал. 

13.  авазы татар телендәге параллеленнән тирәндәрәк ясалуы белән аерыла. Алынмаларда, һәрвакыт диярлек ғ.

Борынгы төрки телдә ғ авазы сүз башында кулланылмаган һәм, шуның нәтиҗәсе булса кирәк, “капыл” сүзендә аның қ белән алмаштырылуын күрәбез. Әмма мондый бирелешкә “капыл” сүзеннән башка мисалларны әдәби телдә хәзергә таба алмадык. Диалектта: каiп “гаип”.

14. нокталы ххәзерге татар телендәге параллеленнән тирәндәрәк, бугазда ясалуы белән аерыла. Борынгы алынмаларда  тартыгы қ белән алмаштырыла: казна, камыр, кыяр.

Татар теленең сөйләшләрендә мондый күчеш бик еш очрый: “Патыйкымның каты – кабәре, килеп тора. Үзем дә еш кына катлар язам улыма"(28), макмыр Кадичә, калык, катер, кызмәт. Кайбер чыганакларда: колык “холык”, куҗа (фарсы сүзе) “хуҗа”, кабяр „хәбәр", калык „халык", кызмят “хезмәт”, kaip “хәер”, kат “хат”, kатäр “хәтәр”, kабäр “хәбәр”, kаjанат “хыянәт”.

х - татар теленә алынмалар белән бергә кергән фонема. Ул борынгы төрки телдә булмаган, татар телендә соңгырак чорларда  ХIV-ХVII гасырларда - үзләштерелә башлаган һәм югарыда китерелгән  - қ күчешенең сәбәбе - ул тартыкның татар теле тарафыннан тулысынча үзләштерелеп җитмәгән булуында.

Яна алынмаларда  һәрвакыт х белән алмаштырыла. Төрки телләрдән кайбер мисаллар. 

қ: казах телендә: қапахафа, қатехата, қызмәт,

қыянат, масқара, ықтыяр. Сирәк кенә: хабар, халық, хас, хат; каракалпак телендә: ақыр “ахыр”, ақырат “ахирәт”, қайыр  || хайыр, қарап “харап”, қыял; шулай ук: хабар, халас “котылу”, халық; нугай телендә: кавыф “хәвеф”, кызмет, кайыр || хайыр, катер, сирәк кенә: хабар, халк, хат, хаьте “хата”.

х: үзбәк телендә: масхара. махлуқ, махсус, халқ, хато;

азербайҗан телендә: ихтиjap, хаин, халг, хата, хәбәр.

15. ع айн - шартлаулы яңгырау бугаз авазы. Ул гарәп теленең специфик авазларыннан берсе һәм татар телендә аның параллеле юк.

Гарәп язуында ع һәм  авазлары охшаш хәрефләр белән биреләләр. Аерма тик шунда,  хәрефенең өстендә нокта бар, ә ع - ноктасыз. Әмма бу ике аваз бер-берсеннвн бик нык аерылалар. ع азазын әйтер алдыннан бугаз мускуллары бер-беренә орыналар, киеренке хәлдә булып, аннан соң кинәт иркенәйгәндә үпкәләрдән килгән һава азыз куышлыгына ыргыла, тавыш ярыларын калтыратып уза - ع авазы барлыкка килә.

Алынмаларда ع белән килгәндә а фонемасының нечкә варианты әйтелә. ع борынгы алынмаларда югала:

сүз башында - азап, аракы, акыл, арба, әрләү, әләм, әмәл, Абдулла, Усман, Әйшә (авыл исеме).

сүз уртасында - кала  Codex Comanicus: лаякыл, тәм, шәүлә;

сүз азагында - шәм.

Диалектларда: адел “гадел”, аеп “гаеп”, аләм “галәм”, нәләт “ләгънәт”, үмер “гомер”, зая, дәва “дәгъва”, мәне “мәгънә”, сәт “сәгать”.

Яңа алынмаларда  һәрвакыт ғ белән алмаштырыла. Мондый күчеш - гарәп алынмаларын үзләштерүдә татар телен башка төрки телләрдән аерып торучы төп күренешләрнең берсе. Төрки телләрдәге алынмаларда, сирәк очракларны искә алмаганда, ع һәрвакыт төшеп кала.

Казах телендә: айып “гаеп”, азап, акыл, арсыз, зая, қала, мақүл “мәгъкуль”, мәлiм “мәгълүм”, мәлiмет “мәгълүмат”, мән “мәгънә”, тәлим “тәгълим”, сәгать, шайыр “шагыйрь”; сирәк кенә: мағлум, ғажайып, ғазиз.

Каракалпак телендә: адил || әдил “гадел”, ажайып, азап,

апуў “гафу”, аскер || әскер “гаскәр”, ўағда || ўәда || ўәде “вәгъдә” , зая, қадд || қәде, “кагыйдә”, қала, мәни || маны || мени || мәне “мәгънә” , әлем “галәм”, сирәк кенә: муғаллим, мағлуўмат һ.б.

Нугай телендә: азап, айып, акыл, амал “әмәл”, аьдет “гадәт”, зая, кала, маьлим “мәгълүм”, маьне “мәгънә”, саьат “сәгать”, табиат “табигать” һ.б.

Үзбәк телендә: адил, азиз, азоб, айб, ақл, ариза “гариза”, ваьда, даъво, заиф “зәгыйфь” манфаат “мәнфәгать”, маъно “мәгънә” соат “сәгать”, шариат “шәригать”, анво “әнвагь”һ.б.

Азәрбайҗан телендә: ади “гади”, адәт , аилә, алим “галим”, вә'дә “вәгъдә”, гаjда “кагыйдә”, гала “кала”, е'лан “игълан”, ешг “гыйшык”, зәиф “зәгыйфь” мә'лум, мә'на “мәгънә”, саат “сәгать”, шам “шәм”, әср “гасыр”һ.б.

Чуваш телендә: айап “гаеп”, азап, емер “гомер”, кепе “кәгъбә”, нелет “ләгънәт”, сехет “сәгать”, тала “тәгалә”, телей  “бәхет” техем ”тәм”, хула “кала”, эмел, “дару” → мел “әмәл” һ.б.

Төрек телендә: “... арабские гортанные ع айн  и ' (һемзе) в современном литературном языке в устах младшего и в известной степени среднего поколения турецкой интеллигенции окончательно исчезли... В общенародном же языке арабские смычно - гортанные не произносились вообще.

Фарсы телендәге алынмаларда  сүз башында, сүз уртасында ике сузык арасында килгәндә төшеп кала, ә калган позицияләрдә һәмзә белән алмаштырыла: äгл “акыл”, саäт “сәгать”, тä'лимат, шäм “шәм”, мä'на “мәгънә”.

16. حноктасыз х- ع тартыгының саңгырау пары. Аны әйткәндә бугаздагы мускуллар бер-беренә якынаялар, әмма ع не әйткәндәге кебек орынмыйлар, алар арасында тар гына ярык кала. Үпкәләрдән килгән һава шул ярык аша үткәндә мускулларга ышкыла һәм саңгырау тартык хасыйл була.

ح - татар теле өчен ят аваз, һәм аның ассимиляцияләнүе янгырау пары ع нең ассимиляцияләнүенә охшый.

Борынгы алынмаларда ح төшеп кала: абзый  || абыз  || абыстай, алка, кытлык, исәп, әкәмәт, әзер, әкият, әлбә, эле әрәм, әҗәт, әлсерәү, сәләт.

ح - қ күчеше әдәби телдә чагыштырмача сирәк очрый, ә диалектларда ул шактый киң таралган күренеш. 

Әдәби телдә: кына, мәзәк. Диалектларда: қәтсез “хәтсез”, қәлдән таю. Кайбер чыганакларда: казер “хәзер”, как “хак” кормят “хөрмәт”, кӧкӧбм “хөкем”, каjла “хәйлә”, kaiбан “хайван”, kөiтө.

Яңа алынмаларда ح тартыгы х белән алмаштырыла. Төрки телләрдән кайбер мисаллар.

х төшеп кала. Казах телендә: абыз “абзый”, айла “хәйлә”, айуан “хайван”, ақ “хак”, ақиқат “хәкыйкать”, алуа “хәлвә”, арам “хәрәм”,әжет “хаҗәт”, әзiр “хәзер”, алка, әлсiреу “әлсерәү”.

Каракалпак телендә: айуан, қыт... “кытлык”, патйа “фәтихә”.

Нугай телендә: акыйкат, алка, арам, аьзир “хәзер”, аьйле

“хәйлә”, аьл “хәл”, саар “сихер”.

Чуваш телендә: айван “беркатлы, тиле”, алка, апăс “рухани”.

Казах телендә: қажет “хаҗәт”, қажы “хаҗи”, қасiрет

“хәсрәт”, құрметхөрмәт, қайлахәйлә, қайуанхайван.

Каракалпак телендә: ақмақ “ахмак”, қына || хына, мазақ

“мәзәк”.

حх, һ. Казах телендә: ҳайуан, хикәя, хисап, хақҳ.

Каракалпак телендә: җараҳат, ҳақ, ҳақыйқат, ҳалқа, “алка”.

Үзбәк телендә: арвоҳ, аҳвол, ҳозир, ҳол  “хәл”, ҳуқуқ “хокук”.

Азербайҗан телендә: еһтиjач “ихтыяҗ”, еһтимал, ислаһ “ислах”, мәрһәмәт, мөһтач “мохтаҗ”, саһиб “сахиб”, һазыр “хәзер”, һаким “хаким”, һал “хәл”.

Чуваш телендә: ухмак “ахмак”, хайла “хәйлә”, хак “бәя”,

хал “хәл”, халӗ “әле” “хәзер”мәгънәсендә.

17. Составында ع яки ح тартыгы булган бер үк гарәп сүзе татар телендә ике төрле формада кулланылырга мөмкин.

Мәсәлән: азап - газап, исәп – хисап, әр – гарь, әзер – хәзер, әмәл – гамәл, әлбә – хәлвә, мәне – мәгьнә, әрәм – хәрәм, сәт – сәгать, әҗәт – хаҗәт, әкият – хикәят, абыз – хафиз, әкәмәт – хикмәт (арх. форма) һ.б.

Мондый парларның кайберләре синонимнар буларак йөриләр, ә күпчелеге бер-береннән семантикалары белән аерылалар. Мәсәлән, “абзый – дядя”, “абыз - укымышлы кеше”, “хафиз - дини. Коръәнне күңелдән белүче”. 

“әзер - готовый, наличный”, “хәзер - 1 сейчас, теперь, ныне, нынче”.

“әрәм - то, что пропадает не за что, даром, напрасно”, “хәрам (дини) - запретный, запрещенный религией”.

Татар телендәге мондый алынмаларның килеп чыгышы турында ачык итеп әйтү хәзергә мөмкин түгел. Бәлки бер үк гарәп сүзе ике төрле чорда ике мәртәбә кергәндер, ягъни бер үк гарәп сүзе “борынгы” һәм “яңа” алынма биргәндер, бәлки бер үк сүз ике юл белән сөйләм теле һәм язма тел аша алынгандыр - моны киләчәктәге тикшеренүләр хәл итәр.    

 18. Гарәп телендә дүрт эмфатик тартык бар: ص,ض, ط, ظ. Аларның артикуляциясе с, д, т, з тартыкларының артикуляциясенә туры килә. Ләкин эмфатик тартыкларны әйткәндә телнең арткы өлеше йомшак аңкауга таба күтәрелә. Шул ук вакытта телнең ике кыры уртларга да басым ясый, ә телнең очы альвеолаларга терәлә. Кыскасы, тел, бөтен азыз куышлыгына җәелеп, анытутырыпторган кебек була. Бу тартыкларның ясалу моментында тел очы кинәт артка китә, ә ияк аска төшә.

Аларны әйткәндә бөтен сөйләм аппараты киеренке хәлдә була, шуңа күрә ص, ض, ط, ظ  тартыкларынэмфатиккиеренке, көч белән әйтелә торган дип атыйлар.

Алынмаларда эмфатик тартыклар янындагы сузыклар калын әйтелешләрен һәрвакытта да сакламыйлар, авазлары татар телендәге с, т, з тартыклары белән алмаштырыла һәм еш кына “киеренкелекләрен” югалталар. Мисаллар: вәсият, гасыр, залим, золым, максат, махсус, рөхсәт, сүрәт (орф. сурәт), сыйфат, сәдәф, сәнгәт (орф. сәнгать), табигать, таләп, тараф, тәқәт (орф. тәкать), фәқәт (орф. фәкать), хәтер, хәтәр, шәхес.

ض фонемасы - гарәп теленең специфик авазы. Аның хәзерге гарәп телендәге әйтелешен дала сүзендәге д авазында әйтелеше белән чагыштырырга мөмкин. Классик телдә һәм хәзерге гарәп диалектларының кайберләрендә Иракта, Гарәбстан ярымутравының үзәгендә һәм көнчыгышында ض, ظ кебек үк әйтеләМәктәп укучылары диктант язганда да бу ике авазны аера алмыйлар.

Төрки телләрдәге шулай ук фарсы телендәге алынмаларда ض һәрвакыт з белән алмаштырыла. Бу - классик телнең һәм географик яктан төрки халыкларга якын торган гарәп диалектларының тәэсире нәтиҗәсендә булырга тиеш.

Татар теленнән мисаллар: зарар, зарури, зәгыйфь, имза, каза, рамазан, риза, хәзрәт, хәзер, әгъза.

19. ف - ирен-теш авазы.

Татар телендәге ф - алынма фонема. Аның килеп чыгышы турыдан - туры алынмалар белән бәйле.

ف яңа алынмаларда ф белән бирелә. Ә борынгы алынмаларда һәм диалекталь сүзләрдә فб,  فп күчешләрен очратабыз.

فб. абзый  || абыз, чуваш телендә: апае «рухани»,  Абзад, казах телендә: абзал, каракалпак телендә: абзалы; һәр ике телдәиң яхшымәгънәсендә сыйфат буларак та кулланылалар, Батик, Урал татарлары сөйләшендә, Әйшәбатман (арх. сүз).

ف - п. капыл (кара: 27).

Төрки телләрнең кайберләрендә казах, каракалпак ف фонемасының п белән алмаштырылуы шактый ук эзлекле, ә үзбәк, азербайҗан телләрендәفф.

20. Хәзерге татар телендәге һ - шулай ук гарәп, фарсы сүзләре белән үтеп кергән алынма фонема.

Татар телендәге гарәп алынмаларында кайбер очракта төшеп кала: алла, wайым (орф. ваем) каргау, әйбәт.

Диалектларда: тәрәт, әвәc, йәт, зинсез.

Кеше исемнәрендә: Фәймә, Майра, Шәйдулла.

Яңа алынмаларда һ саклана.

Төрки телләрнең беренче группасындагы алынмаларда һ, башлыча, югала, ә икенче группа телләрдә саклана.

Казах телендә: зейiн “зиһен”, ауа “һава”, айбат “әйбәт”.

Каракалпак телендә: аўа || хаўа, айбат, дәрет || тәрет, зейин “зиһен”, қахар “каһәр” .

Нугай телендә: ава, авас “һәвәс”, зейин, каар “каһәр”. 

Үзбәк телендә: аҳл “әһел”, зуҳра “зөһрә”, илҳом “илһам”, ниҳоят “ниһаять”, ҳазаскор “һәвәскәр”.

Азәрбайҗан телендә: зеһин, зөһрә, мүһүм “мөһим”, һава.

21. ء /һәмзә/ - татар телендәге маэмай,тәэмин сүзләрендә э хәрефе белән билгеләнгән авазга тәңгәл килә. ء гарәп әдәби телендә кулланыла, ә диалектларында бетүгә йөз тота.

Татар телендәге алынмаларда сүз башында һәм азагында килгәндә һәмзә һәрвакыт төшеп кала: әгъза, әҗәл.

Сүз уртасында килгәндә күпчелек сүзләрдә төшеп кала: гайлә (орф, гаилә), дайми (орф. даими), дайрә (орф.даирә), файда (орф. файда).

Һәмзә кайбер сүзләрдә саклана: мәсьәлә, мөэмин, тәэмин, тәэсир.

22. Яңгырау фрикатив ирен-ирен  وавазы татар телендәге алынмаларда, нигездә, w (орф. в) белән бирелә. Берничә сүздә генә б белән алмаштырылуы очрый: әлбә, багыт, Кайбыч урынчалыгы.

23. Гарәп телендәге женский род (муэннәс) сүзләрнең азагына күпчелек очракта та - марбута хәрефе өстәлә. Бу хәреф әлифбага кертелмәгән, әйтелеше - т. та-марбута “бәйләнгән т” классик әйтелештә һәм хәзерге әдәби гарәп телендә ритмик группа эчендә килгәндә генә укыла, ә сөйләгәндә һәм аерым сүзләрдә төшеп кала, укылмый.

Та - марбуталы сүзләрнең татар телендә үзләштерелүе ике төрле юл белән барган: 1) тә - марбу та саклана андый сүзләр күпчелек; 2) тә - марбу та төшеп кала, анын алдындагы сузык кына языла һәм укыла а, ә. Мәсәлән, мөнәсәбәт, табигать, мәдрәсә, җөмлә.

Мондый күренешнең сәбәбен аңлату кыен. Бәлки аның объектив сәбәпләре бардыр, әмма биредә гарәп теленең Ирак диалектында тә - марбутаның сөйләм телендә дә әйтелүен искәртү белән чикләнәбез.

Бу категориягә кергән сүзләрнең икенче ягы кызыклы: муәннәс сүзләр төрки телләрдә дә, фарсы телендә дә бер үк формада үзләштерелгәннәр. Бәлки, мондый сүзләрнең барысы да фарсы теле аркылы кергәннәрдер.

Муәннәс сүзләрне чагыштырып карау өчен татар телендә т белән кабул ителгән 80 сүз, т дән башка алынган 50 сүз сайланды. Нәтиҗәдә, татар телендәге сүзләрнең формалары башка төрки телләрдәге һәм фарсы телендәге сүзләрнең формалары белән охшашлыгы күренде. Мәсәлән:

1.

татарча

Үзбәкчә

Төрекчә

Фарсыча

афәт

Офат

Afet

Афӓт

гадәт

Одат

Adet

Адӓт

куәт

Қувват

kuvvet

Говвӓт

Нисбәт

Нисбат

nisbet

Несбӓт

Рәхәт

Рохат

rahat

Раһӓт

Тәкать

Тоқат

takat

Тагӓт

2.

вазыйфа

Вәзифа

Vazife

Вӓзифе

Кабилә

Қабила

Kabile

Гӓбиле

мәртәбә

Мартаба

Mertebe

Мӓртӓбе

Нәтиҗә

Натижа

Netice

Нӓтидже

тәҗрибә

Тажриба

Tecrӥbe

Тӓджробе

24. Хәзерге әдәби татар телендә кулланыла торган азазларның кайберләре w, д, җ, х, һ, ф борынгы төрки телдә булмаган һәм аларның мөстәкыйль фонема булып урнашуларына гарәп сүзләренең йогынтысы һичшиксез зур булган.

Сүз башында ғ, л, н, о, р, з авазларының кулланылуын шулай ук алынмалар тәэсире нәтиҗәсендә булган күренеш дип карарга кирәк.

25. Гарәп теленең фонетик нормаларыннан саналган кайбер күренешләрнең үзләштерелүе түбәндәгечә булган:

- яңгырау тартыклар сүз азагында килгәндә саңгыраулашалар: китап, гарәп кебек;

-   сүз азагында һәм сүз уртасында икеләтелгән тартыкларның берсе төшеп кала: хак, мөһим, мәзин, мәшәкать, мөгаен, тәнәфес, әвәл (орф. әүвәл), әһәмият. Шулай ук, икеләтелгән тартыкның сүз уртасында  саклану очраклары да бар: мөкатдәст, тәвәккәл, тәкәббер, тәкәллеф;

-   бер иҗектә ике тартык рәттән торсалар, алар арасына сузык өстәлә: сабыр, шигырь. Мондый сүзләрдән башка төрле морфологик формалар ясалганда өстәлгән сузыкның төшеп калуы мөмкин: “халык” – “халкым” кебек.

Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк, кайбер авторлар бу тип исемнәргә гарәп суффиксы и ялганып сыйфат ясалганда да өстәмә сузык югала гыйлем - гыйльми, сыйныф - сыйнфый дип аңлаталар. Андый сыйфатлар татар теле җирлегендә ясалмаганнар, бәлки татар теленә “әзер” көенчә, ягъни нисби сыйфат формасында кабул ителгәннәр. Рәвеш ясаучы төшем килеш кушымчасы -ан -ән кебек үк (хосусан, гомумән), нисби сыйфат ясаучы суффикс та гарәп сүзләре белән генә кулланыла, аны алынма суффикс дип карау дөрес булмас иде. Шулай итеп,

а) гарәп телендә сүз һәрвакыт тартык аваздан башлана. “һәмзә”, ح, ع, ء тартыкларына башланган алынмаларда бу закончалык һәрвакытта да сакланмый;

б) ябык иҗекләрнең ب, ع, غ, د  авазларына бетеме алынмаларда сакланырга мөмкин. Мәсәлән, аб - зый, гыйб - рәт, тәб - рик, шөб - һә, вәгъ - дә, дәгъ - ва, игълан, мәгъ - лүм, ягъ - ни, мәгь - рур, мәд - рәсә кебек.

Гомумән алганда, татар телендә алынма сүзләр бик күп һәм аларның күбесен гарәп теленнән кергәннәре алып тора. Тарихтагы күп кенә үзгәрешләр, вакыйгалар нәтиҗәсендә безнең телгә кергән сүзләр дә үзгәртелүгә дучар булалар. Һәм инде иң беренче чиратта бу хәл татар тел белеменең фонетика өлкәсенә карый. Татар теленә гарәп теленнән кергән сүзләрнең күбесе хәзер инде татар теленең үз сүзләреннән аерылмыйлар да. Алар шул кадәр кергән телнең закончалыкларына яраклашканнар, хәтта гарәп теле сүзләре дип әйтеп тә булмый.

1.2. Татар телендә гарәп - фарсы алынмалары

Татар телендәге алынма лексика арасында гарәп  һәм фарсы телләреннән кергән катлам гаять бай. Бу сүзләр телебезгә төрле иҗтимагый-сәяси, икътисадый-мәдәни, дини багланышлар нәтиҗәсендә, язма әдәбият белән дә, дини-рухани тәгълиматлардан да, гади сөйләм теле аша да килеп кергәннәр.

Болгар дәүләтенә X гасырга чаклы ук гарәп илләреннән сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр килеп йөрүе билгеле. Сәүдә итү белән беррәттән алар ислам динен таратучылар да булганнар. Шуңа күрә Болгар дәүләте рәсми рәвештә ислам динен кабул иткәнче үк инде, болгарларның шактый өлеше ислам динен тотуы мәгълүм [Дәүләтшин Г., 1999, б.230]. Ләкин бер генә вакыйга да ялгызы гына бармый: ул үз артыннан тагын бик күп күренешләрнең барлыкка килүенә сәбәпче була. Ислам диненең Болгар дәүләтендә рәсми дин булып урнашу вакыйгасы да күп кенә үзгәрешләргә, яңалыкларга китерә. Динне таратү максаты белән күп кенә мәчетләр һәм мәдрәсәләр ачыла, гарәп  язуын һәм гарәп  телен өйрәтү башлана. Бу, әлбәттә, болгарларның теленә дә тәэсир итә. Урта Азия, Иран һәм башка халыклар белән булган сәүдә һәм мәдәният бәйләнешләре аркылы болгар - татар теленә, ә соңыннан Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында татар теленә гарәп һәм фарсы сүзләре килеп керә [Мәхмүтов М.И., 1993, б. 796]. Алар гасырлар буе тел тукымасында эшкәртелеп, халыклашып киткәннәр. Кайберләре татар теле аваз системасына, аның кануннарына яраклаштырылып кулланыла башлаганнар, нигез телдәге мәгънәләрен үзгәрткәннәр. Кайбер сүзләр исә гарәп теле закончалыкларын катгый сакларга тырышканнар, күбрәк өске катлау вәкилләре сөйләмендә кулланылганнар. Мондый сүзләр белән чуарланган әдәби әсәрләр, борынгы поэзия үрнәкләре борынгы телдә гарәп һәм фарсы сүзләренең, грамматик калыпларының шактый күп булуын дәлилләүдә мөһим факт булып тора. Шуңа күрә дә XIX йөзнең соңгы чирегендә киң халык массаларына аңлашылмаган гарәп-фарсы сүзләреннән телне «арындыру» башлана [Рамазанов Ш., 1954, 6.58-77]. Бу гамәлләр әдәбиятта татар теленең үз лексикасын мөмкин кадәр күбрәк кулланырга тырышу, әдәбиятны халык теленә якынайтү, татар теленең лексик составында алынмаларны киметү максаты белән эшләнә [Мәхмүтов М.И., 1993, 6.797]. Татар телендәге гарәп -фарсы алынмалары турында сүз алып барганда, алар халыкка аңлашылмаганнар, бары өске катлау телендә генә очраганнар дигән фикер ишетергә туры килә. Гасырлар буе аралашып, бер динне тотып яшәгән гарәп  һәм татар халкының сөйләмендә уртак сүзләр булуы гаҗәп түгел. Алар безнең хәзерге телебездә дә бик күп; ә борынгырак чорда, бигрәк тә XVII-XVIII гасырларда тагы да күбрәк булганнар. Күп гасырлар буе татар теленә керә барган гарәп һәм фарсы алынмалары татар теленең актив лексикасында шактый зур урын биләп торган. Моның шулай икәнен исбатлау өчен, без татарча-русча сүзлекләргә мөрәҗәгать итүне кирәк таптык. Чөнки бу төр сүзлекләр телнең теге яки бу чордагы иң актив сүзләрән туплап бирүне күздә тоталар. Шулай булгач, гарәп-фарсы сүзләренең төрле чорларда татар әдәби телендә тоткан урыннарын билгеләү өчен, алар иң ышанычлы чыганак булып торалар.

Хәзерге татар әдәби телендәге гарәп-фарсы сүзләрен фәнни яктан өйрәнү белән күп кенә галимнәр шөгыльләнгән һәм бу тикшеренүләр бүгенге көндә дә дәвам итә. Бу өлкәдә Г.Халит, В.Хангилдин, И.Ш.Әүхәдиев, Л.К.Таҗиеваларның күзәтүләре, тикшеренүләре кызыклы. М.И.Мәхмүтовның татар әдәби телендә гарәп алынмаларының фонетик һәм грамматик үзләштерелүенә багышланган диссертациясе татар әдәби телендәге гарәп алынмаларын монографик өйрәнүгә багышланган беренче фәнни хезмәтләрдән санала [Мәхмүтов М.И., 1966]. Й.Вәлитова Г.Тукай әсәрләрендәге гарәп мисалларын тикшерә [Валитова Ю., 1966]. Соңгы елларда бу катламны өйрәнүгә багышланган хезмәтләр шактый язылды. Алар арасында А.Шәрәфетдинованың татар әдәби телендәге фарсы катламын [Шарафутдинова А., 1998], И.Сираҗиевнең XX гасыр ахыры - XXI гасыр башы татар әдәби телендәге [Сиразиев И., 2002], Ә.Федорованың татар халык мәкальләрендәге гарәп-фарсы алынмаларын тикшерүгә багышланган хезмәтләре [Федорова Ә., 2003] игътибарга лаек. Р.Мөхиярованың монографиясендә (Мехиярова Р., 2000) 80-90 нчы еллар татар телендәге гарәп -фарсы алынмалары анализлана.

Эшебезнең бу бүлегендә төрле елларда басылган татарча-русча сүзлекләрдә теркәлгән гарәп-фарсы алынмаларын лингвистик планда өйрәнү максат итеп куела. XX гасырның беренче яртысында татарча-русча 8 сүзлек басылуы, татар теле лексикасының үсеш-үзгәрешен тикшерү өчен, аларның берничәсен (1913, 1927, 1931, 1950 елларда чыккан сүзлекләрне) генә чыганак итеп алганнар. Бу хезметләрнең басылу елларына бәйле рәвештә тикшерелә торган чор өчкә бүлеп карала:

1. 20 нче еллар лексикасы;

2. 30 нчы еллар лексикасы;

3. 40 нчы еллар лексикасы.

Алда атап үтелгән сүзлекләрдә теркәлгән тамыр рәвешендәге гарәп-фарсы сүзләренең саны ике мең берәмлектән артып китә. Төрле елларда басылган сүзлекләрдәге алынмаларны чагыштырып тикшерү шуны күрсәтте: гарәп-фарсы сүзләре аларда тигез дәрәҗәдә урын алмаган.

Мәсәлән, 1913 елгы сүзлеккә теркәлгән алынмаларның шактые 1927-31 нче елгы сүзлекләргә кертелмәгән. Димәк, ул сүзләр 30 нчы еллар татар телендә активлыкларын югалтканнар. Ә 1927-31 нчы елларда дөнья күргән хезмәтләрдә 1913 елгы сүзлектә очрамаган 600гә якын алынма берәмлек теркәлгән. Моны гарәп-фарсы телләренең йогынтысы көчәю белән аңлату дөрес булмас, чөнки бу чорда инде татар теленә гарәп, фарсы телләренең тәэсире кимегән була. Димәк, бу сүзләр гасыр башында да актив булган, ни сәбәпледәр (бәлки, авторның тәҗрибәсе җитеп бетмәү яки сүзлекнең күләме чикләнгән булу сәбәпче булгандыр) 1913 елгы сүзлеккә керми калганнар. Ә 1950 елгы сүзлектә исә 1927-31 нче елгы сүзлекләрдәге гарәп-фарсы алынмаларының күбесе урын алмаган. Моны төшеп калган сүзләрнең телдәге активлыклары кимү белән аңлатырга мөмкин. Барлык хезмәтләрдә дә урын алган алынмалар 1000 чамасы сүз тәшкил итә.

Татар теле сүзлегендә фарсы алынмаларының да очравы гадәти күренеш. Алар гарәп сүзләре кебек үк тарихи вакыйгаларга нисбәттән кереп киткәннәр һәм татар теленең үз сүзләреннән аерып алу шактый авыр.

1.3 Г.Толымбай әсәрләрендәге гарәп-фарсы алынмаларына лексик-семантик анализ, аларның классификациясе һәм

аларга функциональ-стилистик характеристика

Һәрбер тел, беренче чиратта үз лексик байлыгы нигезендә яши, үсә. Ләкин һичбер телнең сүзлек составы тик үз сүзләреннән генә тормый. Үз сүзләре белән чикләнгән, башка телләрдән сүзләр алмаган бер генә тел дә юк.

Кешелек җәмгыяте туктаусыз үсештә булган кебек, телдәге сүзләр дә гасырлар дәвамында эволюцион үсеш кичерәләр: мәгънә ягыннан тараялар, я киңәяләр яки телдән төшеп калалар. Яңа төшенчәләрне белдерү өчен неологизмнар туа, башка телләрдән алынмалар керә. Шул рәвешчә, телнең сүзлек хәзинәсе туктаусыз хәрәкәттә тора. Болар барысы да җәмгыятьтәге иҗади-тарихи вакытлар белән тыгыз мөнәсәбәттә карала [Хаков, Татар, 1993, 126].

XIX йөз ахыры – ХХ йөз башы матур әдәбият әсәрләрендә алынма сүзләрнең кулланылу сферасы үзгәрә, чөнки әдәби тел искергән, халыкка аңлашылмаган сүзләрдән арына башлый, иҗат-сәяси һәм фәнни-техник төшенчәләрне белдергән яңа сүзләр керә, әдәби телнең язма һәм сөйләмә формасы арасындагы аерманы киметү, аны халык теленә нигезләү өчен объектив шартлар туа. Шул рәвешчә, заман, тормыш чынбарлыгының таләбе, җанлы сөйләү теленә нигезләнгән юнәлешнең өстенлек алуы нәтиҗәсендә, яңа сыйфатларга ия булган милли әдәби тел барлыкка килә.

Г.Толымбай әсәрләрендә сүзлек хәзинәсеннән файдалану элекке традицияләр һәм җанлы үзенчәлекләре нигезендә бара. Бер үк мәгънәне белдергән синоним сүзләрнең кулланышы киң урын ала. Бу күренеш әдәби телне һәм андагы стильләрне баетуда аеруча зур роль уйный.

Һәр язучы, үз әсәренең идея эчтәлеге таләп иткәнчә, теге яки бу күләмдә алынмалы сүзләрдән дә файдалана. Аларның билгеле бер өлеше туган телгә кереп үзләшкән лексик катлам буларак хезмәт итсә, икенче бер өлеше стилистик максатлар өчен кулланыла.

Мәгълүм булганча, татар теленең сүзлек составында гарәп-фарсы алынмалары һәм рус теленнән, аның аша башка чит телләрдән кергән сүзләр зур урын алып торалар. Г.Толымбай бу алынмалардан ничек файдаланган, алынмаларга мөнәсәбәте нинди булган? Кыскача гына шушы мәсьәләне ачыклап үтик. Г.Толымбай әсәрләрендә үзенең күплеге һәм активлыгы белән аерылып торган алынмалар арасында, беренче чиратта, гарәп, фарсы һәм рус алынмаларын күрсәтергә кирәк. Хәзер шуларга тукталабыз.

“Телнең сүзлек хәзинәсен баетуда алынма сүзләр зур роль уйный. Татар милли әдәбият теле формалашкан чорда алар язма әсәрләрдә һәм сөйләү телендә бер үк дәрәҗәдә урын алмый. Алынма сүзләрнең телдә активлашып китүе халыкның башка милләтләр белән аралашу процессы һәм иҗтимагый-тарихи сәбәпләр белән бәйле. Татар әдәби телендә башка телләрдән кергән алынмалар нигездә төп ике төргә карала:  1) гарәп-фарсы алынмалары; 2) рус теленнән һәм аның аша Көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләр” [Хаков, Татар, 1993, 161]. Тел практикасында алынма сүзләрнең бер өлеше, гадәттә: киң кулланыш хокукы алып, милли тел байлыгына әйләнә. Ләкин вакыт үтү белән, социаль-экономик шартлар үзгәрү һәм фән-культура үсеше нәтиҗәсендә, аларның кайберләре яңадан актив кулланыштан чыгулары, архаикалашулары, ә икенчеләре исә, аңлашу, аралашуга комачаулый, милли телне чүпли торган элементлар буларак, киң халык массасы тарафыннан бөтенләй кире кагылулары мөмкин. Татар теле үсеше, әдәби теле формалашу процессында гарәп-фарсы алынмалары да әнә шундый күренеш кичерәләр. Моны Г.Толымбай әсәрләренең телен тикшергәндә дә күзәтергә була.

Язучы, татар демократик әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе буларак, әдәби телне гомумхалык теле җирлегендә формалаштыру һәм үстерүне яклады. Шуңа күрә аның әсәрләрендә киң халык массасына аңлаешсыз гарәп-фарсы сүзләреннән арынырга, алар урынына туган телнең үз хәзинәсендәге сүзләрдән файдаланырга омтылу ачык күренә. Ләкин бу –  Г.Толымбай гарәп-фарсы алынмаларыннан бөтенләй читләшүгә йөз тоткан, пуризм позициясенә баскан дигән сүз түгел. Татар теленә кереп үзләшкән, халыклашкан, контекст эчендә җиңел аңлаешлы гарәп-фарсы сүзләреннән ул бик иркен файдалана. Әмма гомумхалык теле өчен ят, тәрҗемәсез аңлашылмый торган китап гарәпчәләрен куллануда һәрвакыт саклык күрсәтә. Биредә әнә шундый алынмалар турында гына сүз алып барылачак. Шуны да әйтергә кирәк: “бер язучы да үзенең элекке әдәби тел традицияләреннән һәм үз заманындагы әдәби тел нормаларыннан башка эш итә алмый” [Рамазанов, Татар, 1954, 79]. Бу – бер. Икенчедән, революциягә кадәр берничә йөз ел буенча язма телдә калыплашкан, шул чорның әдәби тел формасы итеп танылган гарәпчелек йөгеннән көрәшсез һәм берьюлы гына арыну мөмкин эш түгел иде. Чөнки ул турыдан-туры, татар буржуа милләтчеләренең тел политикасына кискен удар ясап, әдәби телне демократлаштыру, матур әдәбиятны киң халык массасының рухи азыгына әйләндерү өчен көрәш белән бәйләнгән. Г.Толымбай әсәрләрендәге гарәп-фарсы алынмалары турында сүз барганда, бу моментлар истә тотылырга тиешләр.

Билгеле булганча, бик борынгыдан Якын Көнчыгыш белән сәүдә һәм культура мөнәсәбәтләренең үсүе татар әдәби теленә гарәп, фарсы сүзләренең керүенә киң юл ачкан. Х гасыр башында Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү бу юнәлештә гаять зур роль уйнаган. Гарәп һәм фарсы сүзләре башта язма телдә киң куланылганнар. Соңга таба аларның бер өлеше сөйләү теленә үтеп кергән. Г.Толымбай әсәрләрендәге алынма сүзләрнең төп өлешен әдәби телдә урнашып җитеп, татар теленең төп сүзлек байлыгына әверелгән гарәп-фарсы сүзләре тәшкил итә. Мәсәлән: ... киң табигатьнең бай күренешләренә шуннан күзең белән чәнчеп барыр идең (С.: 33); ... менә бәхет, Мирза үзе килде” (Ф.я.: 28); ... офык алсуланды (С.: 33); Нигә торалар шулар дөньяда? Ни мәгънә? (С.: 33); Тәҗрибәле картлар... су буйларына чыбык утыртырга керештеләр (Я.т.: 41) һ.б.ш.

Г.Толымбайның проза әсәрләрендәге гарәп-фарсы сүзләрен лексик-семантик яктан 9 төркемгә бүләргә мөмкин:

1. Кешенең холкы, эше, эмоцияләре, эчке кичерешләре белән бәйләнешле сүзләр. Мәсәлән, ... үзенә бертөрле моңсулы-елмаюлы кыяфәткә кергән (Я.т.: 11); ... кешеләр дә тын гына кала алмыйлар: дәрман керә, дәрт үсә, өмет зурая (Я.т.: 42);  Дошманны эт тә итеп соң... – дип, хатынына үткән гражданнар сугышын сөйли (Я.т.: 42); Китәләр китүен, ләкин тәүфикълы гына китмиләр (Я.т.: 43); Михайлов кебек дус-ишләрнең булуы файдалы шул ул (С.: 35); Ләкин бик сабыр кеше (С.: 35) һ.б.

2. Әдәбият, мәдәният, язучылык эше белән бәйләнешле сүзләр: Моның дөреслеген элек тә бер “милли” журналның мөхәррире булган... Җәлил әфәндедән сорарга була (О.м.: 67); Сәхнәдә бит бөтен кешенең күзе сиңа текәлгән була (С.: 37); Барысы да яртышар табак кәгазь алып, фамилия төшерергә керештеләр (Ф.я.: 30) һ.б.ш.

3. Уку-укыту, фән, мәгариф эше белән бәйләнешле сүзләр: бу төргә кергән алынма сүзләрнең бер өлеше, киң кулланылыш хокукы алып, милли тел байлыгына әйләнгәннәр. Мисаллар: Җәмәгать, ди ул... Көзгә балалар өчен бер шәп мәктәп салырбыз, трактор китертербез (Я.т.: 42); ... кайсылары сыртлары белән борылып әлиф тора (Я.т.: 44); Безнең Әхмәт, билгеле, моңардан сабак алды (Ф.я.: 31); ... дигән мәсьәлә ячәйкә алдына килеп басты (Ф.я.: 31); – Бу, әфәндем, гаять зур наданлык, дип... фәлсәфәләгән иде (О.м.: 63); – Ул тел гыйлеме – гаять тирән нәрсә ул (О.м.: 63); – Фәкыйрегез дә шул фикергә кушыла (О.м.: 64) һ.б.

4. Иҗтимагый-публицистик эчтәлеккә ия булган сүзләр: Җиңәр сыйнфый тойгы кайный (Я.т.: 42); – Үзегез, әфәндем, Татарстан җөмһүриятендә торасыз... (О.м.: 71); ... язгы ташкыннар белән бергә революция ташкыннарын да алып килде (Я.т.: 52) һ.б.ш.

5. Тормыш-көнкүрешкә караган сүзләр арасында Г.Толымбай кулланган кәсеп, мәгыйшәт, сәгать кебек гарәп теленнән һәм һөнәр, начар, дивана, шәһәр, бичара кебек фарсы теленнән кергән сүзләрне күрсәтергә мөмкин. Мисалларга мөрәҗәгать итик: – Салсагыз рәтләп салыгыз, мондый начар күпергә ышанып тормагыз... (Я.т.: 44); Ул бичаралар шул бер сумнарын тырышып саклап йөриләр дә... (С.: 34); – Сәгатъ төнге ике бит хәзер! Зинһар, шаулама (С.: 37); – Бәхил бул инде, рәнҗемә. Васыятеңне җиренә җиткерермен, – дидем (М.ф.: 53) һ.б.ш.

6. Кеше, аның тормышы һәм сәламәтлеге белән бәйләнешле сүзләр. Мисаллар: ... картының кышын бозлар арасында берәр бәхетсезлеккә очрамый исән калуын уйлады... (Я.т.: 45); – Тәкъдир бит, нишләп тә булмый (Н.к.ү.б.: 76); Берәр яхшы ният сөйләсәң, шул сүзе белән кисә дә сала, җәрәхәткә тоз салган кебек була (М.ф.: 54); ... дигән төсле чырай белән, авылның күперен мәсхәрәләп җимерү өчен күлне авыл эченә таба сузылып киткән тармагына юл тоталар” (Я.т.: 44) һ.б.

7. Администрация, идарә, хөкем, сугыш эшләре белән бәйләнешле сүзләр: Әле алпавытны туздырганга, кызыллар белән аклар сугышканга да былтыр гына кебек... (М.ф.: 50). Бу җөмләдә телдә сакланып та, аерым очракларда гына билгеле бер максат белән кулланылган сүзләр бар: алпавыт, кызыллар, аклар. Мондый сүзләрнең искерү сәбәпләре төрлечә. Әйбер-зат яки күренешләргә бәйле төшенчәләр искерү, юкка чыгу, кулланылыштан төшеп калу сәбәпле, аларны белдергән сүзләр дә тарихи сүзләр дип аталалар [Сафиуллина, Хәзерге, 2000, 92]. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: кызыллар, аклар кебек сүзләр Октябрь революциясеннән соң, яңа иҗтимагый тормышка бәйле рәвештә барлыкка килгәннәр. Аларны советизмнар [Сафиуллина, Хәзерге, 2000, 92] диләр.

8. Дини сүзләр. – Мулланың бер дә ояты юк икән (Я.т.: 47); Кияү келәтендә дога кылгач, күршеләре йортына ашарга чыкты (М.ф.: 48);             ... гомер буенча мәчетнең эчке йөзен күрмәгән... Шәрип абзый. Ул да бүген... мәчет манарасына менгән (Я.т.: 43); – ул инде садакасы гына, – диде картлар (Я.т.: 45); – Әстәгъфирулла, үзең тәүфикълы гомер бир (Н.к.ү.б.: 73); – Оя төбе чебиләр шулай зәгыйфь була торганнар иде (Н.к.ү.б.: 74); –... әллә фәрештәләрнең шул “амин” дигән вакытларына туры килде микән?.. (Н.к.ү.б.: 74); – Яхшы торыгыз, бездән дога, – дияр иде (Н.к.ү.б.: 75);              – Кәфенләмәгәннәрдер дә инде (Н.к.ү.б.: 76); ... комсомолга шайтан булырга ярамый (Ф.я.: 30); – ... ә монысы өчен тиешле фидиясен жәлләмирәк бирерсең, – диде мөэззин (Н.к.ү.б.: 82); – Әнә Гыймадиныкылар намаз да укымыйлар, ураза да тотмыйлар...” (М.ф.: 55); – Ходаның эшен белмәссең. Шундый галим кешеләргә сүз тидереп, әллә ни гөнаһлы булырсың, имеш... (О.м.: 65); – ... дөньяны оҗмах ясыйбыз (М.ф.: 57); ... тәравих чәендә утырдаш булганда (О.м.: 64); – Хатының Галләм мөәзин кызы булсын... Хаҗга барырга дигән әфтияк калынлыгы микалайски акчаларың әле дә идән астында ятсын... (Н.к.ү.б.: 79); Коръәнсез–тәлкинсез... чыгарсыннар да күмсеннәр (Н.к.ү.б.: 79); Биктимер абзыйларга тәмуг газабы әзерләгәннәр (Н.к.ү.б.: 80); – Нинди көферлеге башына җитте икән? (Н.к.ү.б.: 76);               ... Сәйфетдинне... зиярәтсез җиргә күмәргә йөриләр!.. (Н.к.ү.б.: 77) һ.б.ш.

Стильләштерү максатыннан чыгып, язучының теге яки бу әсәрендә әдәби тел нормаларына хас булмаган лексик чаралар, алынма сүзләр, архаизмнар куллануы матур әдәбият теле өчен бик табигый хәл. “Ослан манаралары”, “Нигә кыр үрдәге булмаганнар” әсәрләрендә аңлаешсыз, халык телендә бик сирәк яки бөтенләй кулланылмый торган, нигездә, дини эчтәлекле гарәп-фарсы сүзләре шул максат белән файдаланганнар. Аларның күпчелеге персонаж – Харисов, Биктимер абзый сөйләмнәрендә тупланган. Мәсәлән: ...намазына керешкәч, рөкүгълаумы–рөкүгълау, сәҗдәләүме–сәҗдәләү... (О.м.: 66); – Әгәр дә бит шушы яр башыннан Вәли карый тавышы белән уңлы-суллы: Хәйә галәс сала - а - а... Хәйә галәл фәла - а - ах... – дип үкертсәң... (О.м.: 66);   – Тәүбә, әстәгъфирулла, – дип кулына тәсбих та алган, ди (М.ф.: 49); Әлхәмделиллаһи, безнең Сәйфетдин яхшы атаның баласы...   (Н.к.ү.б.: 81); – Иван дәдәй келәте өстенә басып ычкындырып җибәрде: Аллаһы әкбәр - р - р, Аллаһы - ы - ы әкбәр!!” (О.м.: 70); – Мордар итте ул, – дип, үзенә җеназа да укымады” (М.ф.: 50).

Харисов сөйләмендә гарәп-фарсы сүзләре тулып ята. Алар образның социаль йөзен фаш итүдә, аның тел үзенчәлеген бирүдә үз рольләрен бик яхшы башкаралар: – Әфәндем, ул төрекләр бит шундый фәсыйх, шундый назикәнә язалар... (О.м.: 65); ... үзен хөҗрәтебрәк җибәрде (О.м.: 71);            ... берәр газамәтле манара салдырырга кирәк (О.м.: 68); – Мәгаттәссеф, алар тәрбияләнгән кешеләр бигрәк аз (О.м.: 68);  ... тагын да әуларак булыр... (О.м.: 69).

9. Төрле өлкәләргә караган абстракт һәм конкрет төшенчәләрне белдерүче сүзләр: ... чырайларында моңсулык бетеп, шатлык галәмәте генә калды (Я.т.: 45); ... гел гаеп кенә табарга тырышалар (Я.т.: 46); – Теге Гыйзениса карчык кебек гайбәт сөйләп, кеше алдалап йөрми (Я.т.: 40); Хәбәр колактан колакка күчеп тиз җәелде (Я.т.: 41); ... бигрәк хәтәр булып китә инде (С.: 35); ... Талип абзыйга һичбер илтифат итмәгән сыман күренергә маташты (Ч.б.: 89); – Бераз инсаф кирәк (М.ф.: 57); Гафиллек диген, без шул ул заманда аңламаганбыз (М.ф.: 57); Шул югарыдагы хасиятләре аркасында инде аның кәкре аяклары бөтенләй санга да саналмый (О.м.: 62); Алдан Харисовның үзен мәйданга чыгарыйк әле (О.м.: 61);  – Бәлки сөальләр бардыр, - диде (Т.Е.: 265).

Ләкин вакыт үтү белән, социаль-экономик шартлар үзгәрү һәм фән-культура үсеше нәтиҗәсендә, алынма сүзләрнең кайберләре актив кулланылыштан чыгып, архаиклашканнар. Мәсәлән, мөгаллим, мәдрәсә, гыйлем, мөдәррис, шәһадәтнамә, лөгать, сөаль сүзләре.

Мондый сүзләр милли телне чүпли торган элементлар буларак, киң халык массасы тарафыннан бөтенләй кире кагылып, татар әдәби телендә кулланылыштан төшеп калганнар. Дөрес, аның мөгаллим, гыйлем, мөдәррис кебекләре ХХ гасыр азагында телебездә яңадан кулланылышка әйләнеп кайттылар.

Гарәп-фарсы алынмалары XIX йөз ахыры – XX йөз башында иҗат иткән башка язучыларның (Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Камал, Ш.Камал һ.б.) әсәрләрендә дә чагыла һәм аларның киң кулланылуы әлеге чорның бер үзенчәлеге булып тора. Югарыда санап кителгән семантик төркемнәрдән уку-укыту, фән, мәгариф эше белән бәйләнешле һәм дини сүзләрнең, башка төркемнәргә караганда, күбрәк кулланылуы күренә. Бу күренеш шул чорда мәгърифәтчелек хәрәкәтенең үсүе, ислам диненең йогынтысы көчле булуы белән бәйле.

Йомгак ясап әйтсәк, Г.Толымбай әсәрләренең теле гарәп-фарсы сүзләре белән кирәгеннән артык чуарланмаган. Язучы гарәпчәлек коллыгында түгел. Ул, демократик ныклы позициядә торган хәлдә, темага, әсәрләрнең кемнәргә төбәлеп язылуына һәм кемнәрнең сурәтләнүенә карап, гарәп-фарсы алынмаларыннан файдалану чамасын билгели, тел-стиль чараларын үзгәртә.

Г.Толымбай әсәрләрендәге сүзлек хәзинәсен куллану элекке традицияләр һәм җанлы үзенчәлекләр нигезендә бара. Бер үк мәгънәне белдергән сүзләрнең кулланышы киң урын ала. Бу күренеш әдәби телне һәм андагы стильләрне баетуда аеруча зур роль уйный.

             

1.4. Татар телендә рус алынмалары.

Төрки  татар халкының борынгы бабалары славян кабиләләре белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр. Рус язма ядкаре булган “Игорь полкы турында җыр”да ук инде шактый төрки сүзләрне күрергә мөмкин. Үз чиратында төрки халыклар славяннардан да күп сүзләр алганнар.

Арыш, сука, мүк, буразна, уҗым, эскерт, әвен, мич, гөрәнкә, сохари, чиркәү кебек сүзләр шактый күптәнге саналалар. Төрки халыклар үзләре дә русларга (славяннарга) күп сүзләр биргәннәр һәм аларның күбесе киң кулланылышта йөри. Мәсәлән, айран, лошадь, алтын, алыча, аманат, амбарь, аргамак, аркан, армяк, атаман, аул, бай, балык, барс, барыш, батман, башмак, башлык, беркут, бешмет, бишбармак, богатырь, бугай, буза, булат, бурка, бурундук, деньга, джигит, джейран, изюм, ишак, кабан, кафтан, казна, кайма, камыш, капкан, караван, каракуль, карандаш, караул, каурый, каштан, кетмень, кизяк, кизил, кинжал, кирпич, кишлак, кумыс, курага, кураган, чалма, утюг,хозяен, шальвары, ямщик, ярлык, ясак, ятаган. [Шипова Е.Н., 1985, 206 б.]

Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, рус сүзләренең татар теленә үтеп керүе бик нык активлаша. Бу процесс Октябрь революциясеннән соң тагын да көчәя.

Татар телендә рус алынмаларын махсус тикшерүче Ә. М. Ахунҗанов рус алынмаларын түбәндәге этапларга бүлеп карый:

I чор – борынгы чор – Казан ханлыгы Россиягә буйсындырылганга хәтле чор ( IX – XVI йөзләр ).

II чор – Казан ханлыгы буйсындырылганнан алып  XVIII гасыр азагына хәтле чор.

III чор -  XVIII  гасыр ахырыннан беренче рус революциясенә хәтле чор.

IV чор - октябрь революциясе чоры (XIX йөз ахырыннан октябрь революциясенә хәтле чор ).

V чор - октябрь революциясеннән соңгы чор [Э.Ахунзянов. Русские заимствования в татарском языке. Казань, изд. КГУ, 1968, 57 б.] [Ахунҗанов Ә., 1968, 57 б.]

80 нче еллар азагында башланган демократияне үстерү чорын шулай ук аерым дәвер итеп карарга кирәк дип уйлыйбыз.

Яңа дәверне исәпләмәгәндә, бу чорларда рус алынмалары арта барган. Иң борынгы арыш, сука, мүк, салам, буразна, уҗым, әвен, эскерт, кәбестә, борыч, ызба, бүрәнә, мич, матча, эскәмия, кәҗә, кораб, гөрәнкә сүзләре Казан ханлыгы буйсындырылганчы кабул ителгән ( шунда ук, 57 – 86 б.). Аннан соңгы чорда марҗа, бояр, карул ( король), воевода, дьяк, күпчин (купец), указ, команда, округ, уезд, паспорт, пошлина, почта, печать, манифест, армия, генерал, майор, капитан, крестьянин, старшина, рапорт, челобитная команда, завод, чайник, паром, сохари кебек сүзләр урын ала ( шунда ук, 89 – 101 б.). Пугачев сугышлары заманында рус алынмалары аеруча күп кереп кала. Россиядә капитализмның үсеше, уртак икътисади һәм сәяси тормыш, халык массаларында революцион аң үсү, рус пролетариатының, рус әдәбиятының, мәдәниятенең тәэсире рус алынмаларының тагын да артуына китерә. Октябрь революциясе татар халкының бөтен язмышын иң беренче чиратта рус халкының яшәеше белән бәйләп куйды. Хәзерге вакытта рус ( аның аша Европа, дөнья телләреннән) алынмалары кулланмаган бер генә өлкә яки тармакны да күрсәтү кыен. Мәсәлән, авангард, аванс, авантюра, авиация, автомат, автономия, авторитет, агент, агрессия, агроном, адмирал, адрес, академия, акт, актив, алимент, анализ, анархия, агитация, аппарат, аренда, армия, атеизм; база, банк, библиотека, большевик, бригада, ветеран, вирус, витамин, вокзал, волейбол; гараж, гарантия, гарнир, герб, гигиена, гражданин; доктор, делегат, демократия, дискуссия, доцент; закон, завод, зона, зоотехник, заказ; идея, институт, информация; капитал, колония, комбайн, комбинат, комиссия, конфликт; лицензия, лом, лозунг; марксизм, материя; норма; объект, олимпиада; партия, пост, практика; радио, революция; система, совет, спекуляция; теория, традиция; фронт; характер, химия; цех; чек; шеф, шпионаж, штаб, штурм һ.б. Хәтта рус алынмаларының кирәгеннән артык кулланылуын тоя башладык. Сөйләм һәм тел культурасының соңгы 20 – 30 ел эчендә рус алынмалары исәбенә бозылуы татар теленең яшәеше мәсьәләсен дә көн тәртибенә китереп куйды.

Нәтиҗәдә рус теленнән сүзләр кергән, керә һәм керәчәк дип әйтеп була. Татарстан Республикасында татар теле дә, рус теле дә дәүләт телләре дип игълан ителгәч, бу хәл бик тиз үсеш алды. Һәм сүзләр рус телендәгечә ничек әйтелсә, татар телендә дә хәзер шулай әйтелә.

1.5.   Г.Толымбай прозасында рус теленнән һәм аның аша Көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләр һәм аларга  функциональ-стилистик характеристика

 XVIII–XIX гасырларда һәм XX гасыр башында татар әдәбият телендә Көнбатыш Европа телләреннән һәм рус теленнән кергән сүзләр киң кулланылышка керә. Аларның шактый өлеше нормалашып та китә.

Октябрь революциясе татар халкының бөтен язмышын, иң беренче чиратта, рус халкының яшәеше белән бәйләп куйды. Хәзерге вакытта рус алынмалары (Һинд-Европа һәм интернациональ сүзләр белән бергә) кулланылмаган бер генә өлкә яки тармакны да күрсәтү кыен. Хәтта рус алынмаларының кирәгеннән артык кулланылуын да тоя башладык.

Табигый ки, бу төр алынма сүзләр шул чорда иҗат ителгән матур әдәбият әсәрләрендә дә чагылыш таба. Г.Толымбай әсәрләрендә кулланылган Көнбатыш Европа телләреннән һәм рус теленнән кергән алынма лексикасы шактый еш күзгә чалына. Мәсәлән, 5 битлек “Фамилия ясаучылар” хикәясендә генә – 11 сүз, 3 битлек “Баржада” хикәясендә – 21 сүз, 5 битлек “Саматов”та – 33 сүз!

Нинди сүзләр соң алар? Бер өлешен санап кына чыгабыз: поезд, паровоз, станция, билет, шахта, шахтер, баржа, казарма, завод, забойщик, афиша, городовой, диван, форма, аэроплан, кружка, командировка, нефть, гудок, тачка, квитанция, комиссар, музыка, строй, трамвай, факел, пулемет, патрон, пуля, окоп, газ, фамилия, крестьян, демонстрация һ.б.ш. Күргәнебезчә, бу сүзләрнең берсенең дә татарча адекватлары юк. Шуңа күрә язучының ни өчен рус алынмаларына мөрәҗәгать итүе үзеннән-үзе аңлашыла. Шул ук вакытта язучының рус сүзләренә еш мөрәҗәгать итүе – татар халкы белән рус халкы арасындагы көннән-көн көчәя барган үзара материаль һәм рухи бәйләнешнең, аралашуның тел өлкәсендәге җанлы чагылышы да. Бу сүзләр (городовой сүзеннән кала) барысы да хәзерге тел байлыгыбызның актив запасында йөриләр. Бу факт үзе генә дә Октябрь революциясенә кадәр үк рус теленең татар теле сүз байлыгы үсешенә нинди йогынты ясаганлыгын ачык күрсәтә.

Беренче рус революциясе елларында мәйданга килгән татар демократик вакытлы матбугаты революцион публицистиканы бик нык үстерде. Һәм ул үзенең идея-политик эчтәлеге белән генә түгел, тел-стиль яклары белән дә татар дөньясы өчен яңа сәхифә ачты. “Беренчедән, анда татар телен Көнчыгыш телләре белән һәм лексик, һәм стилистик бутау һич тә юк. Гади массага аңлаешлы тел һәм стиль белән эш итү беренче урында тора. Икенчедән, революцион публицистиканың телендә югары политик идеяләр белән сугарылган һәм логик төзек агитатор-оратор стиленең сыйфаты сизелә. Бу моментта рус революцион матбугаты һәм әдәбияты стиленнән үрнәк алу һәм тәрҗемә итү бик тә әһәмиятле урынны тотты. Өченчедән, революцион матбугат һәм публицистика, башлангыч формада гына булса да, татар әдәби теленең социаль-политик терминологиясен халыкка чит гарәп-фарсы элементларыннан арындыру кирәклеген күтәрде һәм заманасының әһәмиятле социаль-политик төшенчәләрен татар теленең үз сүзләре яки рус телендә кабул ителгән интернациональ терминнар белән бирүдә беренче тәҗрибәләрне күрсәтте” [Халит, ХХ йөз, 1954, 370].

Иҗтимагый-публицистик әдәбияттагы бу күренеш татар матур әдәбиятына, аның теленә дә йогынты ясый. Г.Толымбай әсәрләренең сүзлек составына иҗтимагый-политик эчтәлекле алынмаларның бик күпләп үтеп керүе әлеге йогынтының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуы турында сөйли. Әлбәттә, әсәрләрдә тормыш-көнкүреш, эш-производство, театр, сәүдә һ.б. өлкәләргә караган рус алынмалары да күп. Ләкин аларда иҗтимагый-политик эчтәлекле русча һәм рус теле аша кабул ителгән интернациональ терминнар күзгә ташланалар.  Мәсәлән, демократия, интернационализм, социализм, социалист, революционер, доклад, беседа, реакция, контрреволюция, большевик, партия комитеты, буржуазия, профсоюз, милиция һ.б.ш.

Язучы бу сүзләрнең барысын да оригиналь телдәгечә ала, бернинди ясалма тәрҗемә итү, татарчалаштыру омтылышы күрсәтми. Ул вакыттагы матбугатта актив кулланылган кайбер гарәпчә иҗтимагый-политик терминнарны шулай ук кире кага, рус алынмаларына өстенлек бирә. Мәсәлән: шура, инкыйлаб, сәясәт, бәйнәлмиләл, фирка, әгъза урынына совет, революция, политика, интернационал, партия, член кебек сүзләр куллана.

Революциядән соң, бигрәк тә 20 нче елларда, рус телендә кыскартылган кушма сүзләр ясау һәм куллану активлашып китә. Үз чиратында, мондый сүзләр дә  татар теленә үтеп керәләр. Каралган әсәрләрдә кайбер мисалларны очратырга була. Мәсәлән, профсоюз, обком, местком, горсовет, Волком, детдом, ответработник һ.б.ш. Бу очракта  рус теленең ике яклы йогынтысын күрәбез: бер яктан, телебезгә яңа алынмалар өстәлә, икенче яктан, шул өлгегә ияреп, үз телебездә дә шундый сүзләр ясала башлыйлар.

Г.Толымбай әсәрләрендә кулланылган Көнбатыш-Европа телләреннән һәм рустан кергән алынма лексикасының семантик төркемнәренә тукталып китик:

1. Тормыш-көнкүреш өлкәсенә караган сүзләр. Бу төркем үзе берничә бүленештән тора:

– кием-салым исемнәре. Бу сүзләрнең турыдан-туры сөйләмдә кулланылышын күрсәткән мисаллар: Туйдым, валлаһи, шушы блузалардан-чортлардан (С.: 38); Ишназар агай аңа әһәмият бирмәде, очлы бүреген киде дә, гадәтенчә, пиджагын төймәләмичә генә чыгып китте (Й.җ.: 3); ... калушын киеп чыгып батырып кергән өченме... (Е.: 120); –Аякта читек белән резинке калуш! (Ч.б.: 101) һ.б.ш.;

– ашау-эчү, савыт-саба әйберләре һәм шуңа бәйләнешле сүзләр. Мәсәлән, –Ике блюдодан суп, котлет китерегез! (С.: 37); Туйдырмаса да ... второйны көтеп булмый инде (С.: 37); Тукта әле, симәнке алыйк әле (С.: 33); – Ике кружкасы биш тиен (С.: 33); Ул көнне дә бер эш бар: бутылка тирәләрендә утыру күпкәрәк киткәч, бутылкалар белән үзара тиергәләшеп алу (Б.: 24); Столовой бүлмәсе җып-җыйнак. Посудалар да менә дигән (Я.к.: 140); –Җыелган бала-чагага кияүнең йонлач атасы канфит-мазар өләшкән булып калды (Ч.б.: 103); ... ике-өч дилбегә буе салфеткалар – барсы да бар икән (Ч.б.: 90); атасы белән бергәләп фрукта-мазар белән сату итеп йөргән вакытлар да аңа бу мәсьәләдә яхшы гына файда иттеләр (Я.к.: 158)  һ.б.ш.;

– йорт һәм җиһазлар белән бәйләнешле сүзләр: – Әйдә Париж номерларына (С.: 34); кровать белән көзге тирәсендә озаграк маташса да, чәй белән озак булышмады ул (Я.к.: 156); Иптәшләрдән аның квартир номерын сорадым да, пиджагымны иңбашыма гына салып, аның квартирына чаптым (195 б.); - Пустау күкрәкчә кесәсеннән сәгать чипушкасы салынып тора (Ч.б.: 102); - Гәрәйша абыеңның дварисы шушы була (Т.Е.: 257) һ.б.ш.;

– көндәлек аралашуда кулланыла торган тормыш-көнкүреш сүзләре: Ужин ашыйсы бар иде (С: 36);  - Кай арада киемнәрен ящикларга төяп тә куйган (Я.к.6 153);

– үлчәү, вакыт берәмлекләрен, ай исемнәрен белдергән сүзләр: ...мең дисәтинәләп урманы бар иде (М.ф.: 55);  - Средага сезнең авылда булам (Т.Е.:261).

2. Иҗтимагый-сәяси төшенчәләрне белдерә торган сүзләр: Бөтен елгалар көчле пролетариат солдатларыдай бәйрәм итәләр (О.м.: 61);             - Анархис та булып алды (О.м.: 64); Хәзер факеллар белән демонстрация ясасаң шәп була инде (С.: 35); Крестияннәрне мыскыллау була (Ф.я.: 31); Ячәйкә сикритәре Атаманов члиннәрне барлау өстендә (Ф.я.: 27); Сәвит мәктәбе... нишләптер ачылмады (Ф.я.: 28); Алып килделәр ике городовой. Алар безне участокка алып киттеләр. Җитмәсә, өстебездән протокол язып калдылар (Ф.я.: 28); Революция ташкыннары белән бергә язгы ташкыннар аларны чынлап шатландырырга кереште (Я.т.: 43); Карчык, карчык, әле дә ярый совет, комун дигәннәре килеп чыкты  (Я.т.: 46); – Берәр собраниядә берәр түбәнге коммунистан бу турыда сүз кузгатылса яхшы булыр иде (Я.к.: 161); – Да, аны кертергә..., бер айдан безнең совещание булырга тиеш иде бит инде (Я.к.: 158); Кыен бит байга яравы – байның иң кечкенә эте булган дисәтникләрне, тагын аларның малайларын, кызларын олылап йөрергә кирәк (Ә.б.: 194); Мулланы гомеремдә бер мәртәбә чәйгә чакырмадым дияр идем, тик малайларга исем кушканда гына чакырылса чакырылгандыр, ансыз митрикәгә язмыйлар иде бит, нишлисең? (К.А.к.:). Совет влачы дигәчтен дә, ирек инде болай әбижәйт итмәсен, – дип куыертып киткән булды (Ч.б.: 87) һ.б.ш.

3. Профессия һәм хезмәт урыны белән бәйләнешле сүзләр:                   – Извозчик! (С.: 34); Официантлар, бездән чыгып китүебезне сорадылар (С.: 34); – Докторлар аны төзәтергә вәгъдә бирәләр (А.: 3); – Хәер, Халиков сестраны ташлап, кая гына китә алыр иде икән? (А.: 3); Хәзер дә заем пумычта сызганып эшләп ятам (К.А.к.: 201); ...шәһәрнең бер читендәге җиргә дворник булып кердем (Ә.б.: 194); – Хәзер аның яшь чагы булса, малай авылда гына түгел, вулста ук персидәтел булып бетәр ие (Ч.б.: 94); – ...бер заман Никитин алпавыт минем шундый ахутник икәнне сизгән дә, мине үзенә чакырта (Ч.б.: 97); – Шушы йортта унбиш еллап сторож булып торган (Ә.б.: 195); Димәк, оперативный отдел эше булырга кирәк (Я.к.: 144)  һ.б.ш.

4. Дәүләт, җәмәгать учрежденияләре һәм төрле корылыш белән бәйләнешле сүзләр: – Эһе, столовой яныннан узып барабыз икән... (С.: 36); Мин акбур заводына яңа гына кергән булсам да, Садыйк абзыйны шундый кызык сүзләре... аркасында бик тиз яраттым (Б.: 24); Зәйдүгең ике айлап больницада ятып чыккан иде... (Б.: 25); Ул мине берничә мәртәбә чәйнигә алып барып, үзенең яшь чагындарак шахтада булып эшләгәнлеген, кырык яшенә җитеп бертөрле дә рәхәт күрмәгәнлегеннән зарлана-зарлана чәй әзерләде (Б.: 25); Бервакытны без аның белән икәү ресторанга кереп утырган идек (Б.: 25); Менә шушындый матур җәй көнендә госпитальдә ят! (А.: 3); Страхау эшләре булса да... (Я.т.: 158); – Каршы очраучылар пуштыга юл биргән кебек, әллә кайдан юл бирә торалар (Ч.б.: 100); Әле испалкумга барып эшкә керергә ният бар. Испалкум ямшиге узып киткән саен эч пошып кала (К.А.к.: 24).

5. Сәнгать, культура, әдәбият белән бәйләнешле алынмалар. Аларны, үз чиратында, түбәндәге төркемнәргә бүлеп була:

– музыка өлкәсенә караган сүзләр: ...күңелле соң шул музыка тавышы астында йөрү (С.: 35); Скрипкә көйләве авыр, диләр (Җ.җ.: 128) һ.б.;

– театр, тамаша урыннары һәм шуңа бәйләнешле сүзләр: Артист булынмаган (С.: 37); Әйдә, театрга киттек (С.: 36); Тукта, афиша  бар икән (С.: 35) һ.б.ш.;

– канцелярия, банк, финанс, почта эшләре белән бәйләнешле сүзләр: – Налог түләргә кирәк иде, – дидем (М.ф.: 57); ...телеграм баганалары авалар да калалар... (С.: 33); Кеше кебек, гәзит алдыра башлагач та ярый инде (Е.: 126); Хаҗга барырга дигән әфтияк калынлыгы микалайски акчаларың әле дә идән астында ятсын да, шушы көнгә калмагаең коммун булсын... (Н.к.ү.б.: 79) һ.б.ш.

6. Мәгариф, уку-укыту өлкәсенә караган сүзләр: Шәкерт чагында начальный училищеда уку да, атасы белән бергәләп фрукта-мазар белән сату итеп йөргән вакытлар да аңа бу мәсьәләдә яхшы гына файда иттеләр (Я.к.: 158).

7. Хәрби эшкә бәйләнешле сүзләр: – Ул алай комисарлар кебек була инде, – диде (Ф.я.: 29); Андый чакларда казарма артындагы әрәмәлеккә китеп йокламасаң... иртәгесен эшкә дә чыга алмыйсың (Б.: 25); Шуңар күрә иптәшләре анардан, – син яфритер булгансыңдыр, – дип көләләр дә (А.: 3);  – Васильев дус, яфритер идеңме, әллә диншик кенә булдыңмы, – дип көлкене кыздырышып җибәрергә дә булыша (А.: 3); – Никрут елы булганга, бер нәрсә дә эшли алмаганнар (Ә.б.: 192); – Ә син дизиртир булып, совет бөлдереп йөрдең (Җ.җ.: 132); – Карт башың белән матрусларны кунак итеп ятасың (Җ.җ.: 133); Сәйфулла агай өч ел артык плиндә булган (Җ.җ.: 130);     – Берсе янарал фәлән булды, ахрысы (Ч.б.: 97); – Иңбашларында әллә нинди алтын пагуны бар. Күкрәк тулы мидал тагын. Миңа теге әфисәрләре генә калды (Ч.б.: 97) һ.б.

8. Транспорт һәм аның белән бәйләнешле сүзләр: ... бу трамвай гөжелди-гөжелди... (С.: 35); Күренгән поездлар, пароходлар башның шул бензинына ут төртәләр дә торалар (С.: 38); Аның май, нефть белән зәңгәрләнгән суы өстендә пароход, пароходчылар, баржалар, моторлы көймәләр арлы-бирле йөреп торалар. Пароход, паровозлардан килгән гудок һәм свистоклар һаваны яңгырата бирәләр... (Б.: 24); Җигелгән кара туры Шәфикъ өчен яраплан гына түгел, ул бөтенләй әллә нинди машиналарыңнан да артык (Е.: 124); Ул городовойларны әйтмә дә инде, поезд узар алдыннан рельсәгә кыйнап ыргытсаң да, турала да бетә шунда (Ә.б.: 194); Әле прахотның исе дә юк, ди (Ч.б.: 92).

9. Төрле өлкәгә караган башка сүзләр: – Карчык, син уйлап кара, теге раштуа вакытында, төкрек җиргә төшми торган чагында совет кешеләре ай буенча тоташ булыштылар (Я.т.: 46); Ә кабак яфракларына кая китәргә дә ход юк (Н.к.ү.б.: 75); Бу совет власте акны-караны, уңны-сулны нибуч өйрәтте (М.ф.: 57); Алар гына җитмәсә, үзләреннән пожар чыкты (М.ф.: 59); Молодец егет ул – Михайлов (С.: 35); Ярый ла тагын да минем кебек бер чудак килеп чыкса (С.: 34); – Штубы әтиең белән әниең дә куркып торырлык булсын! (Ф.я.: 29); – Вәт, вәт молодис (Ф.я.: 29); Спорлашу күтәрелде (Ф.я.: 29); – Молодис, – ди. Өч тәңкә бугай, начәй дә төртте (Ч.б.: 98); Уналты потлы тачка белән баржадан тауга менү ансат эш түгел бит (Б.: 24); Василийны арестовать итәргә дә килгәннәр (Б.: 26); – Бөтен эшбезе полный ход китәр (Я.т.: 42); Әйтерсең инде аның өчен кешеләр бинават (Ч.б.: 86);     – Безне коммунарга – жуликларга байдан күрсәткән иде, – дип шатланып, һай-һайлашып тордылар (М.ф.: 50); – Беркөнне бит шулай багур белән бер бозны чыгарырга маташа идем  (Я.т.: 46); – ...ничу ул малайны анда асрарга (Я.к.: 162); – Чит кешеләр алдында неприличный сүзләр белән сүгәләр (Я.к.: 169); Мөнәвәрәсенә, сиңа гүләйт итәргә булды инде, дип ярым шаяру тоны белән төртеп алырга да өлгерде (Я.к.: 150); – Без эшләгән чагында гел крупный работниклар иде (Я.к.: 154); – Между прочим, минем бик дус кешем иде (Я.к.: 156); Нәрсә, монда да бит мобилизовайт итәләр... (Я.к.: 145); Неужели җибәрерләр икән... (Я.к.: 146); – Ул местечкада бер матур гына полячка белән танышып алган идем (Я.к.: 142); Серьезныйлашуда бухгалтерыннан соңга калуга ачуланганрак бер торыш белән өстәл артына барып утырды... (Я.к.: 143); Дуңгыз сулары бит не игрушка (Я.к.: 138); Абзаң белән не шути, диңгез белән уйнаган кеше! (Я.к.: 139); Тегесе дә хитрый (Я.к.: 141); Ибрашов серьез төс белән килгән Мөнәвәрәсенең кисәктән генә кочаклап алып үпте дә чикләнмәгән тынычлык белән пролеткасына чыгып утырды (Я.к.: 141); – Бер сведениене тулылап бирмәсәң дә туздыра... (Я.к.: 142); – Әллә инде сезнең братва эләктерде  (Я.к.: 142); Аркага гурбон менеп утыра, эшләгән өчен башка бер нәрсә дә юк инде (Ә.б.: 194); – Авылга килеп керү белән, атлар пулный худ киттеләр, прәме ут чыгарып барабыз (Ч.б.: 104); – Аның инде яшь булса да характеры шундый (Е.: 119); Шәфикъ инде җайларга дисәң төрлесеннән мастер (Е.: 123); – Ул паровой сәветкә генә падрәт тарта микән?! (Җ.җ.: 130); – Рәхим абыйның шул булыр, үзе белмәсә дә, ыспурлашыр (Җ.җ.: 129); – Шулай итеп, кияү егете булып, күкрәкне киереп, фарсит итә алмадык (Ч.б.: 102); Заманында, егылып бетим, бөтен өяздә аның кебек әтчәйни катын булдымы икән? (Ч.б.: 93); Аның чулпылары да, йөргән чагында, Тиркәш чиркәү калакулыннан бер дә ким чалтырамый. Изү хәситәләре, әллә нинди заграманичный беләзекләре дә бар, ди аның (Ч.б.: 89); – Урыс әйтмешли бух кулында (Т.Е.: 264); – ... Миңнеәхмәт дигән шыр тиле бер бачәк бар иде (Т.Е.: 257) һ.б.ш.

Болардан тыш, Г.Толымбай әсәрләрендә алынма булу дәрәҗәсенә күтәрелмәгән, бары тик стилистик максатлар өчен генә кулланылган рус сүзләрен дә шактый күп очратабыз. Алар, нигездә, персонажлар сөйләменә генә карыйлар. Саф алынмалардан аермалы буларак, стилистик кулланыштагы алынмаларның күпчелеге зур гына фонетик үзгәрешләр кичерәләр, ягъни сөйләүче тарафыннан бозып яки татар теле фонетик төзелешенә яраклаштырып әйтеләләр. Язучы моның белән персонажның культура дәрәҗәсен ассызыклый һәм, аерым урыннарда, көлке-мәзәк тудыра. Мәсәлән: – Совет влачы дигәчтен дә, ирек инде болай әбижәйт итмәсен, – дип куертып киткән булды (Ч.б.: 87); – Хәзер аның яшь чагы булса, малай авылда гына түгел, вулста ук персидәтел булып бетәр ие (Ч.б.: 94);  – Каршы очраучылар пуштыга юл биргән кебек... (Ч.б.: 100); – Страхау эшләре булса да... (Я.т.: 158); Хәзер дә заем пумычта  җиң сызганып эшләп ятам (К.А.к.: 201) һ.б.ш.

“Читән буе” әсәрендәге читтә йөреп кайткан Талип абзый сөйләмендә: янарал, плин, матрус, пагун, әфисәр, әтчәйни, мидал һ.б.ш. сүзләрне очратырга була.  Мондый мисаллар “Мужик фәлсәфәсе”, “Җәйге җил” хикәяләрендә дә очрый: Мужик сөйләмендә нибуч (небось),падрәт (подряд), штубы (чтобы), ничу (нечего); Сәйфулла агай телендә: мимеч (немец), калакул (колокол), падрәт (подряд), заграманичный (заграничный) һ.б.ш.

Сирәк кенә булса да рус сүзләренең автор яки персонаж теленә урынсыз килеп керү фактлары да бар: мәсәлән, блюдо (С.), посуда (Я.к.), ужин (С.), местечка (Я.к.), между прочим (Я.к.), сведение (Я.к.), не игрушка (Я.к.), водка (Ә.с.) һ.б.

Нигездә, Г.Толымбай әсәрләрендә кулланылган рус алынмалары хәзерге татар теленең актив запасына кергән сүзләрдән торалар. Һәм әдипнең аларны куллануы гнадәти күренешкә әйләнде. Чөнки хәзерге чор язучылары үз әсәрләренә 1-2 рус сүзен кертеп җибәрәләр.

2.   XX гасырның беренче яртысында татар әдәби теле лексикасының алынма сүзләр хисабына үсеше.

  1.  Татар теленә кергән һинд – европа сүзләре. Интернациональ сүзләр

    Татар теленә шактый күп сүзләр рус теле аша башка телләрдән кергән. Алар арасында немец, француз, инглиз, итальян, испан һәм башка телләрдән кергән сүзләрне күрергә мөмкин. Иң беренче чиратта татар телендә борынгы грек һәм латин тамырларына барып тоташа торган сүзләр кулланылышта йөри.

1. Латин чыгышлы сүзләр тормышның төрле өлкәләренә карыйлар:

а) Промышленность һәм техникага бәйле сүзләр: агрегат, арматура, аппарат, генератор, вибрация, комбинат, мотор, радиация, радио, мануфактура, локомотив, инкубатор һ.б.;

б) административ – дәүләт эшләрен, иҗтимагый – сәяси төшенчәләрне белдерәләр: диктатура, республика, демократия, социализм, имперализм, конституция, материализм, либерализм, гуманизм, декларация, директива, делегат, оппортунизм, интернационал, пролетариат, территория, пленум, конгресс, президиум, реакция, депрессия, конкурент, колония, консул, нейтралитет, прогрессив, эволюция, эмигрант  һ.б.;

в) фәнни төшенчәләрне белдерә торган сүзләр: академия, абстракция, атрибут, аспирант, объект, диспут, дискуссия, максимум, конференция, препарат, обсерватория, форум, молекула, индукция, субъект, инстинкт, университет, факультет, декан, доктор, доцент, кандидат, лаборант, интернат, аттестат, конспект, конкурс, рецензия, консультация, химия һ.б.;

г) әдәбият, сәнгать һәм мәдәнияткә караган төшенчәләр: автор, вокаль, вориация, культура, публикация, легенда, нигилизм, оригинал, орнамент, иллюстрация, статуя, квартет, композитор, репетиция һ.б.;

д) хәрби өлкәгә караган сүзләр: авиация, адъютант, ветеран, агрессия, дивизия, интервенция, позиция, контрибуция, оккупация, снайпер, мобилизация, демобилизация, эвакуация һ.б.;

е) медецинага караган төшенчәләрне белдерүче сүзләр: ампула, ампутация, амбулатория, витамин, операция, медицина, вакцина, инфекция, инфаркт һ.б.;

е) финанс эшләренә караган сүзләр: дебет, кредит, ревизия, аккредитив, актив, пассив һ.б.

2. Грек теленнән дә рус теле аша күп сүзләр алынган. Алар түбәндәге өлкәләргә карыйлар:

а) фән атамаларын белдерә торган сүзләр: агротехника, анатомия, астрономия, ботаника, биология, гигиена, география, геодезия, метофизика, логика, геология, идеология, диалектика, гидрология, морфология, филология, зоология, физиология, педагогика, оптика, патология, философия, экономика һ.б.

б) фәнни–техник төшенчәләрне белдерүче сүзләр: атмосфера, аксиома, аэростат, барометр, анархонизм, гипотеза, догма, галактика, механика, микроскоп, магнит, призма, метод, планета, параллель, семафор, электр һ.б.;

в) иҗтимагый–сәяси төшенчәләрне белдерүче сүзләр: автономия, анархизм, антогонизм, демократия, деспот, династия, гимн, катастрофа, гегемония, монархия, монополия, кризис, патриотизм, метрополия, стратегия, тиран, политика, утопия һ.б.;

г) әдәбият, сәнгать, мәдәният өлкәсендә караган сүзләр: анапест, амфибрахий, аллегория, антитеза, диалог, баритон, драма, пародия, псевдоним, поэма, ода, талант, сарказм, метафора, лирика, ритм, музей, симфония һ.б.;

д) медицина өлкәсендәге төшенчәләрне белдерә торган сүз һәм терминнар: агония, диагноз, миокардит, поликлиника, психика, склероз һ.б.;

е) иҗтимагый тормышның башка күп төрле өлкәләренә караган сүзләр: амнистия, автобиография, автомат, амфибия, демагог, варвар, график, ипподром, период, категория, пирамида, программа, система, стихия, синдикат, стадион, лабиринт, епископ, фаэтон, хамелеон, фантазия һ.б.

3. Чыгышы белән француз теленә карый торган сүзләр дә татар телендә шактый. Алар да рус теле аша килеп кергәннәр:

а) иҗтимагый–политик тормышка, идеологиягә караган сүзләр: авангард, апартамент, ассамблея, бюро, буржуа, декрет, блок, бюрократ, дипломат, революция, партия, идеал, идеализм, раса, коммюнике, жандарм, паспорт һ.б.;

б) әдәбият-сәнгатькә караган сүзләр: антракт, авансцена, акварель, аккомпанемент, ансамбль, бенуар ложасы, бюст, беллетристика, бельэтаж, водевиль, грим, жанр, декорация, дирижер, декада, премьера, персонаж, пьеса, романтизм, пейзаж, сюжет, куплет, марш, мотор, маскарад, мотив, репертуар, фельетон, увертюра һ.б.;

в) сугыш һәм хәрби эшләргә караган сүзләр: атака, амбразура, батарея, блиндаж, батальон, гарнизон, гвардия, маршал, кавалерия, траншея, маневр, тир, контузия һ.б.;

г) тормышның төрле якларын белдерә торган сүзләр: аллея, азарт, анонс, афиша, баланс, брошюра, бассейн, блокнот, вестибюль, визит, витрина, бюллетень, бандероль, газон, дуэль, девиз, деталь, жаргон, жонглер, интендант, культиватор, карьера, комиссар, конвой, карантин, лупа, лоторея, мораль, массаж, медальон, метро, минерал, миссионер, монтаж, манеж, монтер, мандарин, пляж, пржектор, парашют, парад, перрон, пилот, патруль, педант, реплика, резерв, тамбур, тонна, трамплин, туризм, тираж, фонд, ферма һ.б.

4. Рус теле аша немец теленнән хәрби өлкәгә, һөнәргә  караган сүзләр күбрәк кергән: абзац, биржа, вахта, бруствер, банкрот, вексель, ордер, парламент, ракета, гроссмейстер, лейтмотив, гастроль, лозунг, ландшафт, полиция, граф, флагман, штурм, рейс, шахта, штат, масштаб, штамп, шаблон, шлагбаум, турнир, цейтнот, фокус, эрзац, гаубица, бруствер, гауптвахта, шпион һ.б.

5. Рус теле аша инглиз теленнән кергән сүзләр спорт, диңгез эшләре, сәүдә, иҗтимагый–сәяси төшенчәләрне белдерәләр: футбол, баскетбол, чемпион, рекорд, старт, финиш, волейбол, теннис, бокс, хоккей, тренер, матч, спорт, блокада, бойкот, лидер, пионер, гангстер, лайнер, танкер, аврал, мичман, комбайн, троллейбус, лифт, диспетчер, импорт, джунгли, фильм, сейф, памфлет, буфер, доллар, айсберг, клоун һ.б.

6. Рус теле аша итальян теленнән кергән сүзләр сәнгать, музыкага, кулинариягә бәйле: ария, арлекин, барокко, кантата, карикатура, квартет, либретто, мандолина, маэстро, новелла, соло, соната, тенор, трио, фортопьяно, фруга, вермишель, макарон, авария, валюта, галерея, газета, гранит, фонтан һ.б.

7. Голланд теле сүзләре дә рус теле аша кереп урнашканнар һәм күбрәк диңгездә йөзүгә карыйлар: боцман, верфь, вымпел, гавань, катер, каюта, киль, лоцман, матрос, мачта, рейд, трюм, штурман һ.б.

8. Испан сүзләре дә рус теле аша кергән, әмма алар күп түгел: армада, какао, кокос, серенада, томат, коррида, тореадор, матадор һ.б.

Бу алынмаларның кайсы халыкныкы икәнлеге шактый җиңел билгеләнә. Я аларда үзенчәлекле морфемалар бар, я кайбер авазларның үзенчәлекле урнашуы күзгә ташлана. Әйтик:

  •  немец сүзләренең башында шт- һәм шп- тезмәләре, ахырында –мейстер кебек кисәкләр еш очрый: штаб, штиль, штанга, блетмейстер, капельмейстер. 
    •  инглиз сүзләре икәнне дж тезмәсе, –инг формасы әйтеп тора: джемпер,    джем, коттедж, допинг, спиннинг.
    •  француз сүзе икәнлеген -уа, -уэ, -аж, -яж, -ер, -анс тезмәләре күрсәтә: вуаль, тротуар, дуэль, актер, шофер, монтаж, тираж, пляж, баланс.
    •  күп кенә итальян сүзләре басымсыз –е, -ио, авазларына тәмамланалар: форте, адажио, барокко, ариозо.
    •  сүз азагында –ум, -ус, -ция, -тор, -ент кисәкләре булса, шикләнмичә, бу сүз латин теленнән дип әйтергә мөмкин: президиум, пленум, конус, градус, реакция, консультация, автор, диктор, доцент, документ, цензура, диктатура.  
    •  шулай ук акв- (су) тамыры сүзнең латин теленнән кергәнлегенә шик калдырмый: акватория, аквариум; кап (баш мәгънәсен белдерә) – шулай ук латин тамыры: капитан, капрал, капут, кәбестә (капуста) ;
    •  сүздә –ос кисәге булса, шикләнмичә, аны грек сүзе дибез: термос, эпос, космос; -лог элементы да сүзнең грек теленнән икәненә ишарә ясый: минералог, монолог, диалог һ.б.

Татар теленә рус теле аша башка күп телләрдән дә сүзләр алынган.

Саналып кителгән бу сүзләрнең шактый күбесе дөньяның бик күп халыкларында кулланылалар. Шуңа күрә дә аларны халыкара яки интернациональ сүзләр дип йөртәләр.

Интернациональ сүзләрне татар теленә дүрт төркемгә бүлеп карыйлар:

  1.  европеизмнар;
  2.  русизмнар;
  3.  арабизм – фарсизмнар;
  4.  кытай һәм япон сүзләре (маоизм, тайфун, цзофан, дзюдо, харакири, цунами, самурай кебек).

Хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы бик борынгы чордан ук яшәп килгән, төрки халыкларның барысы өчен дә уртак булган төрки телгә барып тоташа. Бу телдәге сүзләрнең күпчелеге хәзерге җәмгыятьтә, кеше тормышында, көнкүрешендә иң әһәмиятле, иң кирәкле төшәнчәләрне белдәрә [Сафиуллина Ф.С., 1999, б.57]. Бөтен төрки телләрдә кулланыла торган бу сүзләр аваз төзелешләре ягыннан төрлечә яңгырыйлар, ә кайбер сүзләр мәгънә эчтәлекләре белән дә аерылалар. Шулай да алар төрки телләрнең лексик составында төп катламны тәшкил итәләр. Хәзерге татар теленең сүзлек фондында да төп өлешне гомумтөрки лексика алып тора.

Һәрбер тел иң беренче чиратта үзенең сүз ясаучы чаралары нигезендә үсә. Лексика үсешенең бу юлы бик борынгыдан килә. Татар телендә яңа сүзләр кушымчалар ярдәмендә генә түгел, сүзләр кушылу, сүзтезмәнең кушма сүзгә күчү юлы белән дә барлыкка киләләр [Татар грамматикасы, т.1, 204 б.]. Шулай ук диалектлар һәм сөйләшләр дә әдәби тел лексикасын үстерүдә ышанычлы чыганак булып тора.

Җанлы телләр беренче чиратта үз лексик байлыгы хисабына яшиләр һәм үсәләр. Ләкин бер генә телнең дә сүзлек составы үз сүзләреннән генә тормый. Чөнки бер гәнә халык та үз эченә бикләнеп яши алмый. «Әвәл башка кабиләләр белән аралашу, соңга таба төрле халыклар, дәүләтләр белән элемтәгә керү нәтиҗәсендә татар теле теге яки бу телдән алынмалар кабул иткән. Хәзерге татар әдәби телендә төрле телләрдән кергән сүзләр гаять күп. Алынмаларның иҗтимагый-тарихи җирлеге төрле булган. Бер халыктан, матди байлык элементлары алышканда сүзләр керсә, икәнче халыктан сәясәткә, мәдәнияткә, әдәбиятка, дингә, сәүдәгә һәм башка мөнәсәбәтләргә бәйле рәвештә алынмалар килеп кергән» [Сафиуллина Ф.С., 1999, 58 б.].

Алынмалар - чит телләрдән кергән аерым сүзләр, сүз тезмәләре һәм грамматик элементлар ул. Телдә алынма сүзләрнең булуы төрле халыкларның үзара тыгыз мөнәсәбәтләрдә яшәп килүдән, казанышларын уртаклашуын күрсәтә. Теге яки бу өлкәдә алгарак киткән халыкларның теленнән башка халыклар телләренә яңа төшенчәләр һәм шуларны белдерүче сүзләр дә күчәләр [Мәхмүтов М.И., 1993, 795-796 б.].

Татар телендә күплеге һәм активлыгы ягыннан аерылып торган алынмалар арасында иң беренче чиратта гарәп - фарсы һәм рус алынмаларын күрсәтергә кирәк [Сафиуллина Ф.С.,1999, 59 б.]. Алар телнең лексик катламында төрле дәвердә төрлечә урын тоткан. Моны татар теленең билгеле бер чордагы актив лексикасын туплаган сүзлекләрдәге материал да ачык дәлилли.

Гомумән, нинди генә өлкәне алып карасаң да, башка телләрдән кергән сүзләр бик күп. Чөнки терминология өчен сүзләр җитми яки аларны берничә телдә куллану кыенлыкларга китерергә мөмкин. Татар телендә интернациональ сүзләр шактый һәм алар әле еллар үтү белән тагын да күбәячәк. Ә инде Г.Толымбай әсәрләренең теленә килсәк, ул да бит халыкка аңлашылган сүзләрне кулланып яза. Һәм аларны кергән телдәгечә түгел, ә татар теленә яраклаштырып язарга омтыла.

3. Татарча-русча сүзлекләрдә тамыр рәвешендәге гарәп-фарсы алынмалары.

  1.  20 нче еллар татар телендә генә очрый торган гарәп

фарсы сүзләре.

Бу чор алынмаларын барлау өчен, алда әйтелеп үтәлгәнчә, С.Рахманколыйның 1913 елда басылган «Татарча-русча лөгать» хезмәте алынды. Сүзлектә теркәлгән гарәп-фарсы алынмаларының бер өлеше татар әдәби телендә тәмам урнашып, нормалашып җиткән. Әмма бүгенге телебез өчен ят, ягъни XX гасыр башы татар әдәби телендә генә гамәлдә йөргәннәре дә шактый. Алар шул чор телендә актив булып, яңа сүзләр төзү өчен нигез ролен дә үтәгәннәр.

XX гасыр башында, төгәлрәк әйткәндә, 20 нче елларда татар телендә иркен кулланылып, 30 нчы еллар лексикасында күзәтелми башлаган берәмлекләр безнең картотекада 400дән артык. Гарәп теленең терле сүз төркемнәреннән алынган сүзләренең күбесе татар телендә башлыча исем сүз төркеменә керәләр [Мәхмүтов М.И., 813 б.]. Сүзлекнең тәрҗемә өлешенә караганда, бу чыннан да шулай. Бу эштә сүзлектәге алынмалар чыганак телдәге сүз төркемнәренә мөнәсәбәттә карап үтәлә (төп критерий итеп ике томлы ГТРАС алынды). «Татар теленә кергән гарәп сүзләре, гарәп теле грамматикасыннан чыгып караганда, күбесе я сыйфат фигыль, я исем була,» дип яза М.И.Мәхмутов [Мәхмүтов М.И., 1993, 817 б.]. Моның шулай икәнен сүзлектәге мисаллар тагын бер кат раслады. 20 нче еллар лексикасында гына кулланылган гарәп-фарсы сүзләре арасында чыганак телдә исем сүз төркеменә караган сүзләр якынча 60% тәшкил итә. Аларны мәгьнәләре ягыннан берничә төркемгә бүлергә мөмкин (сүзлектә гарәп-фарсы сүзләре чыганак телдәгечә, график принцип белән теркәлгәннәр. Бу бүлекчәдә алынмаларның гарәпчә язылышы белән бергә, ГТРАСка нигезләнеп, хәзерге хәрефләр белән язылышы да бирелә. Җәяләр эчендәге саннар сузлекнең битен күрсәтә:

1.Зат, аның эше, профессиясе белән бәйле сүзләр, туганлык атамалары h.6., гомумән, затны атаучы сүзләр: [эрбаб] - вожди, представители (23);  [борадэр] - брать (51);

2. Дини эчтәлекле сүзләр: [имамет] - должность имама (27);

[дузах] - ад, преисподняя (108); [раббе] - Бог, Господь (111);  [салиб]- крест (131);  [меслим] - мусульманин, последователь ислама (187); [мелек] - ангел (190) һ.б.

3. Вакыт мәгьнәсен белдерүче сүзләр: [сания] - секунда (77); [зевал] - убывать, спадать полдень (113);  [сена] - год (118); [сабах] - утро (129);  [зоһер] - полдень (144); [меһлет] - срок (191) һ.б.

4. Төрле урын һәм урынчылыкны аңлатучы сүзләр: [бехер] - море (51);  [жадде] - улица (77);  [жаниб] - сторона, направлеше (78); [жэзирэ] - остров (80); [сахил] - берег, побережье (115);  [карья] -деревня, селеше, поселок, село (160);  [касабе] - город, посад (161) һ.б.

5. Уку-укыту, мәгариф, әдәбият, сәнгать, нәшриятка кагылышлы сүзләр: [истилахат] - терминология (25); [тезкире] - память, памятник (65); [селе] - каллиграфическое письмо (77); [хордебин] - увеличительное стекло, микроскоп (104);

6. Тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләренә караган сүзләр: [атеш] -огонь (4); [алет] - орудие, инструмент, орган (16);  [хамиз] - кислота (98);  [хелка] - серьга, сережки (101); [сефре] - скатерть (117);  [шей] -предмет, вещь (126); [сайкал] - блеск (133);

7. Иҗтимагый, икътисадый өлкәләргә караган сүзләр:  [базаркян] - торговец, коммерсант (47); [борһан] - доказательство, аргумент (52); [беһре] - польза, доля (59); [тажир] - торговец, купец, коммерсант (64); [тижаретхане] - торговый дом  (65); [хираж] - подать, налогъ (104); [хереж] - расход, трата (104);  [дирһәм] - золотник (107); [гыял] - семья, семейство, домочадцы (148); [гыйнаять] - помощь, благодать, воздояше (148); [гаһед] - договоръ (148) һ.б.

8. Абстракт мәгънәле сүзләр:  [фираеэт] - проницательность, догадливость (151); [нияз] - мольба, просьба (196) һ.б.

9. Затның эчке һәм тышкы халәтенә ишарә итүче лексемалар: [бэшарэт] - торжество, радость (52); [бептан] - клевета, злословие, сплетни (59);

10. Затның тән төзелешенә караган атамалар: [чэшем] - глаз (93); [зиммэ] - плечо, спина (110);  [заһыр] - спина, зад, обратная сторона (144); [гайн] - глаз (148); [фикърэ]- позвоночник (151); [мигъдэ] - желудок (188) h.6.

11. Хәрби эчтәлекле сүзләр, медицина атамалары: [барут] –порох (47);  [серехчэ] - корь (116); [софраэ] - желтуха (131); [фалиж] - паралич (150); [мебарэзэ] -поединок, дуэль (184) һ.б.

12. Табигать күренешләре, үсемлекләр, хайваннар: [асман] - небо, небеса (11); [афтаб] – солнце (14); [эткэрэ] - крапива (27), [бостан] - сад (52); [хэрарэт] - жар, жара, теплота (99); [рих] - запах, дух, ветер (112); [сэткаб] - белка (118);  [сэярэт] - планеты (121); [шэлялэ] - водопад (125); [гакрэб] - скорпион (147); [готкэ] - цветок (150);  [кэркэдэн] - носорогъ(171) һ.б.

13. Ашамлык-эчемлек: [аб] - вода (3); [зэхирэ] -пища, [сеэр] - остатки кушанья (118); [шэраб] - питье, напиток (124); [гасэл] - мёд (147) һ.б.

14. Кыйммәтле ташлар: [бэллур] - хрусталь, кристалл (53);  [жэуһэр] - драгоценный камень, брилиант (85); [хэжэр] - камень, минерал (99);  [лэгыль] - яхонт (182).

15. Географик атамалар: [Сыйн] - Китай (133).

Гарәп телендә сыйфат фигыль дип билгеләнгән сүзләр сүзлектә күбрәк исем мәгънәсендә теркәлгәннәр, чөнки хәзерге татар әдәби телендә дә бу берәмлекләрнең күпчелеге конверсия ысулы белән ясалган исемнәрне тәшкил итә: [халик] - творец (103); [сахир] - колдун, волшебник (115); [сахире] - колдунья (115); [саил] - проситель, нищий, бедняк (115); [сеях] – путешественник (121); [сахиб] - хозяин, владелец (127);  [забит] - офицер (134); [талиб] – искатель (137);  [катыйль] - убица (153); [кязиб] – лгун (169); [кяһин] - колдун, волшебник, знахарь (170); [манигъ] - препятствие, помеха (184); [метасарриф] - содержатель, владьлец (184); [метержем] - переводчик (184); [медгый] - претендент (186); [местесна] - исключение (187); [мескир] - крепкий напиток, спиртной напиток (187) һ.б.

Гарәп телендәге сыйфат фигыльләр татар телендә сыйфат мәгънәсен дә белдергәннәр: [жаиз] - верный, правильный, возможный (77); [халис] - искреншй, чистый, настоящий (103); [сабир] - терпеливый (126); [садыйк] - верный (127); [фазыйл] - лучший, преимущественный, привелигированный, превосходный (150); [мазый] - прошедший, прошлый (183); [межтэпид] - усердный, прилежный (185); [межерред] - голый, одинокий, единственный (185);  [мехеллиф] - противный (185); [местекыйм] - прямой, прямолинейный (187);  [матбуг] - печатный, напечатанный (188); [мотыйг] - покорный, послушный (188);  [могтемед] - надежный (188);  [мефид] -полезный, выгодный (189); [нафиле] – необязательный. (193) h.6.

Алынмалар арасында -ый/-и кушымчалы сүзләр дә шактый. Гарәп телендә алар нисби сыйфатлар дип аталалар [Гранде Б.М., 1963, с. 117].  Мәсәлән: [ефкый] - горизонтальный (26); [хакыйкый] - верный, истинный (101); [сахили] - береговой, прибрежный (115); [семагый] – услышанный (118); [шейтани] - сатанинский (126); [заһири] – видный (144); [керреви] - шарообразный (171); [вакыйгый] -действительный (196); [пежуи] - иронический (198) h.6.

Башка сүз төркемнәре шикелле үк, гарәп теленнән татар теленә рәвеш сүз төркеменә нисбәтле берәмлекләр дә кергән. Гарәби исемнәргә, сыйфатларга, сыйфат фигыльләргә, саннарга һәм масдарларга -ан/-ән кушымчасы (гарәп грамматикасында төшем килеше кушымчасы) ялганып, төрле рәвешләр ясала [Мәхмүтов М.И., 1993, 840 б.]. Мондый сүзләр 20 нче еллар лексикасында күбрәк кулланылганнар: [ебеден] - на веки (20);  [еувелен] - во-первых(36); [бегъзан] - иногда (53);  [бинаен] - на оснований (54);  [темамен]- совершить до конца, окончательно (69); [семаган] - по наслышке (117); [загшран] - снаружи, на вид по видимому (144); [галибен] - преимущественно, в большинстве случаев (149); [карибэн] - приблизительно (160); [касдан] - умышленно, нарочно (162); [межанен] - бесплатно, безвозмездно, даром (184) h.6.

Татар теленә кергән гарәп сүзләренең (гарәп грамматикасы күзлегеннән караганда) күбесе я масдар, я сыйфат фигыль, я исем булуы турында инде бер әйтеп үтелгән иде. Алардан башка татар теленә тагын бик күп сыйфатлар да кереп калган. XX гасырның беренче яртысында гамәлдә булган гарәп алынмалары арасында сан ягыннан икенче урында торган сыйфатларны татар телендәге кебек үк асыл һәм нисби сыйфатларга бүлеп карарга мөмкин. Асыл сыйфатларны белдергән мәгьнәләренә карап түбәндәгечә төркемләп була:

1.Зат һәм төрле күренешләрне уңай, яхшы яктан бәяли, сурәтли торган сүзләр: азат, бәрабәр, зарур, зифа, нәфис, пөхтә, таза, хас, шат, шаян h.6.

Бу сыйфатлар арасында 40 нчы еллар лексикасында искергән сүзләр буларак бәяләнгән лексемалар да бар. Мәсәлән: газиз - дорогой, любезный, милый, желанный (1950, 6.98), пак - чистый (1950, 196 б.), рас - верный, точный, истинный (1950, 202 б.), садә - простой, несложный (1950, 207 б.), хәйран - изумительный, чудный, чудесный, удивительный (1950, 275 б.) сүзләре шундыйлардан. Хуш (хороший, приятный...) сүзе гасыр уртасына хуш ис (приятный запах, аромат...) тезмәсендә генә сакланган (1950, 274 б.)  h.6.

2.Зат яки күренешләрнең тискәре, начар якларын тасвирлый торган сүзләр: ахмак, гарип, зәгыйф, мескен, надан, начар h.6. Бәдбәхет – злочастный (1913, 51 б.),  порочный, развратный, окоянный, несчастный (1927,63 б.; 1931, 46 б.), злочастный, порочный, развратный, окоянный, проклятый (1950, 88 б.); нәкәс - грубый, неповоротливый, тяжелый, лентяй (1913, 195 б.), грубый, неповоротливый, тяжелый, лентяй, неуклюжий (1927, 190 б.), неповоротливый, тяжелый, лентяй (1931, 201 б.; 1950, 190 б.) h.6. Бу төркемгә кергән сүзләрдән хаста, вәйран сүзләре 1950 елгы сүзлекте искергән дип тамгаланган (1950, 272 б.), ә тармар - разбросанный, разрушенный сүзе тармар итү, тармар китерү (1950, 232 б.), хур сүзе хур булу, хур иту кебек тезмә фигыльләр составында һәм ясалма сүзләрнең тамырында гына (хурпау, хурпык кебек) сакланып калган (1950, 274 б.).

3.Гомумән сыйфатлау сүзләре: гайре - другой, иной (1913, 150 б.), иной, другой, прочий (1927, 142 б.; 1931, 114 б.), гайре (искер.) - иной, другой, прочий (1950, 99 б.); кадим - старинный, древний (1913, 159 б.; 1927, 161 б.; 1931, 236 б.), назик (нәзек) - тонкий (1913, 192 б.), 1) тонкий, 2) нежный, чувствительный (1950, 190 б.), намәхрем - незапретный, незапрещенный (1913, 193 б.; 1927, 189 б.; 1931, 190 б.), незапрещенный (для вступления в брачные отношения)(искер. 1950, 188 б.), фаш - известный (1913, 150 б.), явный, публичный (1927, 143 б.; 1931, 107 б.) h.6. 1950 елгы сүзлектә фаш  сүзе тамыр лексемалар рәвешендә теркәлмәгән.

Нисби сыйфатлар гарәп телендә исемнәрнең азагына -и  кушымчасы ялгау ярдәмендә ясалалар. Татар теленә нисби сыйфатлар әзер килеш кереп калганнар, чөнки бездә -и/-ый кушымчасы сүз ясагыч кушымча саналмый. Нисби сыйфатлар үзләре бәйләнгән предметларның урынын, вакытын яки берәр билгесен, үзлеген аңлаталар [Мәхмүтов М.И., 1993, 6.838]. Мәсәлән: мадди, табигый, фәнни h.6. Гадәти - обыкновенный, неособенный (1913, 145 б.), обыкновенный, неособенный, несложный, простой, обычный (1927, 140 б.), см. гади (1931, 113 б.), посредственный, обыкновенный, ничем не выделяющийся (1950, 98 б.); катгый - категорический (1913, 163 б.), категорический, окончательный (1927, 161 б.; 1931, 237 б.), решительный, категорический, окончательный (1950, 6.146); милли - национальный, племенной (1913, 190 б.), национальный (1927, 187 б.; 1931, 192 б.; 1950, 182 б.); рәсми - официальный (1913, 111 б.; 1927, 117 б.), официальный, формальный (1931, 252 б.); официальный, декларативный (1950, 207 б.); хосусый - особый, специальный (1913, 104 б.), особый, специальный, частный (1927, 109 б.; 1931, 346 б.), частный, особый, специальный, приватный (1950, 273 б.); шәхси -личный (1913, 123 б.; 1950, 295 б.), личный, субъективный (1927, 138 б.; 1931, 283 б.) h.6. Мисаллардан күренгәнчә, барлык сүзлекләрдә дә урын алган сыйфатлар күп очракта бердәй мәгънә белән теркәлгән, аерым очракларда тәрҗемәләре генә тәфсиллерәк бирелгән.

XX гасырның беренче яртысында кулланылышта булган гарәп-фарсы сүзләре арасында сан ягыннан өченче урында сыйфат фигыльләр һәм масдарлар (исем фигыльләр) тора. Сыйфат фигыльләр: балиг, гадел, галим, гафил, гашыйк, гыйшык, залим, камил, лаек, махсус, мәгъкүл, мәгълүм, мәрхүм, мәхлүк, мәхрүм, мәшһүр,  мөдир, мөлаем, мөмкин, мөртәд, мөхтәрәм; разый, фани, хаин, хаким, хәзер h.6. Масдарлар: I баб - дәвер, гаеп, гарык; II баб - тәбрик, тәртиб, тәсбих, тәкъдир, тәгълим, тәүфик; III баб - низаг, никах; IV баб -исбат, ихлас, инкяр, имла, илһам; V баб - тәгаен, тәкәббер; VIII баб - ихтыяр; X баб - истигмаль h.6. Татар телендә масдарлар Һәм сыйфат фигыльләр саф исем мәгъәэсендә дә кулланылганнар. Мәсәлән: исем ролендә йөри торган масдарлар: гаеб - вина (1913, 148 б.), вина, преступление, проступок (1927, 141 б.), стыд, недостаток, вина, преступление, проступок, порок (1931, 114 б.); вина, проступок, недостаток, порок, изъян (1950, 98 б.); дәвер – период, эпоха, век, круг (1913, 108 б.), 1) эпоха, 2) круг (1927, 115 б.), 1) эпоха, период, 2) круг (1931, 89 б.), эпоха (1950, 109 б.); низаг - спор, ссора (1913, 194 б.), спор, ссора, тяжба, распря (1927, 191 б.; 1931, 203 б.), трение, спор, ссора, тяжба, распря (1950, 189 б.); никах - брак, бракосочетание, венчание (1913, 194 б.; 1927, 191 б.; 1931, 203 б.; 1950, 189 б.); тәбрик -поздравление (1913, 64 б.), поздравление, привет (1927, 86б.; 1931, 298 б.), привет, приветствие, поздравление (1950, 252 б.); тәсбих - четки (1913, 66 б.; 1927, 87 б.; 1931, 302б.; 1950, 254 б.) h.6.

Гарәп теле сыйфат фигыльләре үзләрен күбрәк сыйфат кебек тоталар, предметның, билгесен белдерәләр, шулай да алар арасында татар телендә «исемләшкәннәре» дә бар: гыйшык - любовь (1913, 147 б.; 1927, 142 б.; 1931, 116 б.; 1950, 102 б.); залим – притеснитель, тиран (1913, 144 б.), угнетатель, притеснитель, тиран, злой, насильник, обидчик (1927, 119 б.; 1931, 355 б.), деспот, угнетатель, притеснитель, тиран, насильник, обидчик (1950, 114 б.); мәхлүк - творение (1913, 186 б.; 1927, 185 б.; 1931, 191 б.; 1950, 186 б.); хаин - изменник (1913, 102 б.), изменник, предатель (1927, 107 б.; 1931, 339 б.), предатель, иуда, изменник (1950, 271 б.); хаҗи - паломник (1913, 98 б.), паломник, посетитель Мекки (1927, 107 б.; 1931, 339 б.), паломник, пилигрим у мусульман (1950, 272 б.); шаһид - свидетель (1913, 123 б.; 1927, 136 б.; 1931, 280 б.; 1950, 292 б.) h.6. Бу сүзләр арасында узган гасыр урталарына пассивлаша башлаганнары да күренә, алар искергән һәм дини тамгалары белән аерып бирелгән. Мәсәлән, искергән дип билгеләнгән сүзләр: залим (1950, 114 б.), имла (1950, 120 б.), мәгъкүл (1950, 184 б.), мәгърифәт (1950, 185 б.), мәшһүр (1950, 186 б.), тәкәллеф (1950, 253 б.), тәкъдир (1950, 153 б.), фани (1950, 269 б.), хаин (1950, 271 б.) h.6.; тәсбих (1950,  254 б.), берәмлекләре янына дини сүзләр тамгасы куелган.

Гомумән алганда, XX гасыр башы тарихи үзгәрешләрнең күп булуы белән аерылып тора. Төрле революцион борылышлар нәтиҗәсендә халыкта туган белемгә омтылыш, җәдитчә (яңача) укытыла торган мәктәп-мәдрәсәләрнең күпләп ачылуы, гарәп алынмаларының кереп китүенә нык тәэсир итә.

Йомгак.

Шулай итеп, әдәби телләрнең лексикасы кинәт кенә барлыкка килмәгән. Аның формалашу процессы гаять озын hәм катлаулы юл үткән. Сүзләр тарихы – этимиологияләр тарихы гына түгел, бәлки аларның тел hәм җәмгыять тарихындагы хәрәкәте дә ул. Һәрбер телнең сүзлек байлыгын өйрәнү бик әһәмиятле, чөнки һәр сүз – халык тормышының шаһите, ядкәре, дәлиле, ул үзе белдергән төшенчәсе мөhимрәк булганга әһәмиятле.

Берсе икенчесен тулылындыра, сүзләр бергәләп халыкның төшенчәләр ситемасын барлыкка китерәләр. Телнең сүзләр жыелмасы киңрәк hәм төрлерәк булган саен, алар халык тормышын тулырак чагылдыралар.

Телгә турыдан-туры лексема рәвешендә алынган гарәп-фарсы алынмаларын тикшереп чыгу түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга мөмкинлек бирде:

1. XX гасырның беренче яртысында төзелгән татарча-русча сүзлекләрдә барлыгы 2000 нән артык гарәп-фарсы сүзе урын алган. Аларны шушы чорда актив кулланылышта булган алынмалар дип тикшерергә мөмкин, чөнки мондый сүзлекләрнең лөгатьлегенә, гадәттә, телнең иң актив сүзләре генә кертелә.

2. Бу алынмалар барлык сүзлекләрдә дә бертигез урын алмаган, шул сәбәпле XX гасырның беренче яртысы шартлы рәвештә өч чорга бүлеп каралды: 20 нче, 30 нчы, 40 нчы еллар лексикасы. 20 нче еллар татар телендә генә очрый торган гарәп-фарсы сүзләре 500 гә якын берәмлек тәшкил итә. 30 нчы елларга кадәр кулланылышта йөргән алынмалар 600 берәмлек чамасы. Узган гасырның беренче яртысы дәвамында, төрле чорларда лексиканың актив катламын тәшкил иткән сүзләр 1000 гә якын берәмлек булуы ачыкланды.

3. Гарәп-фарсы алынмалары тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләренә карый: иҗтимагый-сәяси, сәүдә-икътисад, фән-мәгариф, әдәбият-сәнгать, халык хуҗалыгының аерым тармаклары, дин, табигать күренешләре, төрле сыйфатлау сүзләре h.6. Бу тематик төркемнәр бүленеп каралган чорларда төрле күләмдәге сүзләрне берлештерә. Мәсәлән, 20-30 нчы еллар лексикасында хәрби, медицина, дини өлкәләргә караган, кешенең төрле билгеләрен, һөнәр атамаларын белдергән гарәби һәм фарсы чыгышлы сүзләр күп булса, 40 нчы елларда алар сан ягыннан азая төшкәннәр, ә тормыш-көнкүреш, мәдәният, сәнгать, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне чагылдыручы кайбер сүзләр һ.б. телдә тәмам үзләшкәннәр, аларны зур күпчелеге хәзерге татар телендә дә актив.

4. Гарәп һәм фарсы телләреннән татар теленә тамыр сүзләр генә түгел, сүзтезмәләр дә кабул ителгән, алар гасыр башында, 20 нче еллар лексикасында аеруча актив булганнар. Әмма бу берәмлекләр татар телендә тамыр сүзләр буларак та йөргәннәр.

5. Октябрь революциясеннән соң татар телен гарәп-фарсы элементларыннан, аеруча дини эчтәлектәге сүзләрдән чистартырга тырышу күзәтелсә дә, тикшерелгән сүзлек материаллары бу процессны шактый елларга сузылуын исбатлый.

Фәнни эшебезнең кереш өлешендә без үз алдыбызга максат һәм аңа ирешү юлында бурычлар куйган идек. Хезмәтне тәмамлаганнан соң, бурычлар үтәлде, максатка ирешелде дигән нәтиҗәгә киләбез. Татар телендә гарәп – фарсы, рус һәм рус теле аша кергән сүзләр бик күп һәм еллар узу белән алар да татар теленең закончалыкларына буйсынып, үз сүзләре кебек йөри башлыйлар.

Әдәбият:

1. Абдуллин И.А. Система графем, передающих гласные звуки в тюркских текстах / И.А. Абдуллин//Старотатарский литературный язык: исследования и тексты.-К.: ИЯЛИ им.Г.Ибрагимова КНЦ АН СССР, 1991.

2.  Ахунзянов Э.М. Русские заимствования в татарском языке. - Казан, 1968;

3. Әүхәдиев И.Ш. Гарәп алынмаларының фонетик үзләштерелүе турында // Татар тел белеме мәсьәләләре. 3 нче китап. - Казан, 1969;

4. Борынгы төрки hэм татар эдэбиятынын чыганаклары / Төз. Х.Госман.-К.: КДУ нэшр., 1963.-Б.578.

5. Валитова Ю. А. Иноязычные элементы в поэтических произведениях Г. Тукая. - Москва, 1966.

6. Ганиев Ф.А. Суффиксальное словообразование в современном татарском литературном языке / Ф.А. Ганиев.- К.: Тат.кн.изд-во, 1974.-231с.

7. Ганиев Ф.А. Вопросы морфологии татарского языка / Ф.А. Ганиев. - К.: Тат.кн.изд-во, 1989.

8. Ганиев Ф.А. Русско-татарский словарь / Ф.А. Ганиев, Ф.Ф. Гаффарова. - Казан: Татар.кит.нәш., 1996.-212с.

9. Дәүләтшин Г.М. Төрки-татар рухи мәдәнияты тарихы / Г.М.Дәүләтшин. – Казан: Татар.кит.нәш., 1999.

10.    Җәләй Л. Татар теленен тарихи фонетикасы буенча материаллар / Л. Җәләй.- К.: Тат.кит.нәшр., 1954.-108б.

11. Закиев М.З. О периодизации истории тюркских письменных литературных языков / М.З. Закиев // Советская тюркология.-1975.-№5

12. Закиев М.З. Проблемы языка и происхождения волжских татар / М.З. Закиев.- К.: Тат.кн.изд-во, 1986.-304с.

13. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков.-М.: Изд-во АН СССР, 1962.-Лексика.

14. Историко-лингвистический  анализ старописьменных памятников: Сб. статей / Отв.ред. Ф.С. Хакимзянов.-К.: ИЯЛИ им. Г.Ибрагимова КФАН СССР, 1983.-163с.

15. Историческое развитие лексики тюркских языков.-М.: изд-во АН СССР, 1961.-467с.

16. Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге / Н. Исәнбәт.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1989.-Т.1.-495б.; 1990.-Т.2.-365б.

17. Кононов А.Н. Грамматика языка тюркских рунических памятников / А.Н. Кононов.-Л.: Наука, 1980.-255с.

18. Кононов А.Н. История изучения тюркских языков в России / А.Н. Кононов.-Л., Наука, 1982.-С.360.

19. Курбатов Х.Р. Татар теленең алфавит hәм орфография тарихы / Х.Р. Курбатов.-К.: Тат.кит.нәшр., 1960.-129б.

20. Курбатов Х.Р. Татарская лингвистическая стилистика и поэтика / Х.Р. Курбатов.-М.: Наука, 1973.-С.34-37.

21. Материалы по диалектологии.-К.: Таткнигоиздат, 1955.-188с.

22. Материалы по татарской диалектологии / Отв.ред. М.Х.Гайнуллин, Л.Т. Махмутова.-К.: Изд-во АН СССР, 1962.-315с.; 1974.-251с.

23.    Мәрҗәни Ш. “ Мөстәфаде-л-әхбар...”, 1 кисәк, Казан, 1897.

24.    Мәхмүтов М. И., Хәмзин К.З., Сәйфуллин Г.Ш. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге Казан: Тат. кит. нэшр., 1965.

25. Мәхмүтов М.И. Татар әдәби теленә кергән гарәп-фарсы элементлары / Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Казан: Иман, 1993.

26.    Мехиярова Р.Х. XX гасырныц 80-90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасы. — Яр Чаллы, 2000.

27. Миннегулов Х.Ю. Алтын Урда эдэбияты / Х.Ю. Миннегулов // Татарстан.-1992.-№7-8.-Б.63-70.

28. Мусаев К.М. Лексикология тюркских языков / Мусаев.-М.: Наука, 1984.-226с.

29. Ногман М. XVII-XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр / М. Ногман.-К.: КДУ нәшр., 1969.-112б.

30. Нугманов М.Н. Русско-татарские рукописные словари XVII-XVIIIвв:Автореф.к. ф. наук / М.Н. Нугманов.-Казан, 1964.-25с.

31.    Нуриева А. Татар теле тарихыннан материаллар (лексикология, морфология) / А.Нуриева.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1975.-97б.

32. Нуриева Ф.Ш. Исторические и лингвистические условия формирования тюрко – татарского литературного языка золотоордынского периода / Ф.Ш. Нуриева. – К.: Изд-во КГУ, 2004.- 376 с.

33.     Рамазанов Ш.А. Татар теле буенча очерклар / Ш.А. Рамазанов.- Казан: Татгосиздат, 1954.

34. Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы / Г.Ф. Сатаров.-К.: КДУ нэшр., 1981.-256б.

35.  Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. –Казан: Хәтер. 1999.

36.  Сиразиев И.И. Арабский пласт лексики современного татарского литературного языка. Дис. канд.филол.наук. — Казань, 2002.

37. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков/Отв.ред.Э.Р. Тенишев.-М.: Наука, 1984.-Фонетика.-483с.

38. Суперанская, А.В. Заимствование слова и практическая транскрипция /А.В. Суперанская. М., 1962.

39. Татарско-русский словарь /Под ред. проф.Ф.А.Ганиева.-К.: Тат.кит.изд-во, 1995.-462с.

40. Татар теленең диалектологик сүзлеге / Под ред.Л.Т. Махмутовой.-К.: Тат.кит.нәшр., 1969.-644б.

41. Тюркская лексикология и лексикография: Сб.статей.-М.: Наука, 1971.-312с.

           42. Фасеев Ф. Алынма сүзләр һәм терминнар турында // Совет әдәбияты. — 1959. №9

          43. Хайруллин М.Б. Проблемы развития лексической системы татарского литературного языка. - Казан, 1991.

          44. Хаков В.Х. Татар милли эдэби теленен барлыкка килγе hэм γсеше / В.Х. Хаков.-К.: Каз. унив.нэшр., 1972.-224б.

45. Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы буенча очерклар / В.Х. Хаков.- Казан:  Каз.унив.нэшр., 1965.

46. Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы / В.Х.Хаков. – Казан: Каз. универ.нэшр., 1993.-326б.

47. Юлдашев А.А. Синхроническая и диахроническая характеристика башкирского и татарского вокализма / А.А. Юлдашев // Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков.- Фонетика. -М.: Наука, 1984.-С.106-169.

            48. Яруллина А.Г. Заимствованная лексика в Татарском энциклопедическом словаре (в русском и татарском изданиях) / А.Г.Яруллина. Казань, 2003.

PAGE   \* MERGEFORMAT2


 

А также другие работы, которые могут Вас заинтересовать

8959. Сущность творчества. Творчество и свобода. Свобода политическая, физическая, духовная, экономическая 34 KB
  Сущность творчества. Творчество и свобода. Свобода политическая, физическая, духовная, экономическая. Существует два основных понимания творчества: Творчество - социально обусловленная духовно-практическая деятельность, целью которой является...
8960. Творческие задачи и проблемные ситуации (Ф. Бэкон, Р. Декарт) 26 KB
  Творческие задачи и проблемные ситуации (Ф. Бэкон, Р. Декарт). Можно выделить два больших класса исходных ситуаций - это Задачи и проблемные ситуации. Задачи характеризуются наличием у субъекта преобразованной исходной ситуации, необходимого и доста...
8961. Философско-психологические аспекты творчества 25.5 KB
  Философско-психологические аспекты творчества. Общие положения: Исследователь психологии творчества Крушинский, указывая на связь творческой продуктивности с наличием в наследственном механизме человека гена повышенной возбудимости, пришел к выводам...
8962. Красота в инженерном творчестве. Философское и эстетическое значение красоты 26 KB
  Красота в инженерном творчестве. Философское и эстетическое значение красоты. Существует три типа красоты: красота окружающей живой и неживой природы, красота изделий и других объектов, созданных человеком и красота, создаваемая искусством. В станов...
8963. Инженеры, профессиональная ответственность и этика 27.5 KB
  Инженеры, профессиональная ответственность и этика. Сначала инженером назывался тот, кто создавал тараны, катапульты и другие машины войны. Инженерия до семнадцатого столетия была преимущественно военной. Поведение инженера, как и другого военнослуж...
8964. Вечные двигатели. Философский аспект проблемы 26 KB
  Вечные двигатели. Философский аспект проблемы. Во всех машинах и механизмах, прежде чем совершить работу, энергия переходит из одного вида в другой. Нельзя получить энергию одного вида больше чем другого при любых превращениях энергии - нельзя созда...
8965. Мартин Хайдеггер: вопрос о технике 26.5 KB
  Мартин Хайдеггер: вопрос о технике. Философию техники Хайдеггера не так легко выразить обобщенно, хотя она, несомненно, имеет схожие черты с философией техники Мэмфорда и, более углубленно, с воззрениями Ортеги-и-Гассета. Как и Мэмфорд, Хайдеггер пр...
8966. Жак Эллюль: Техника, или ставка века 29.5 KB
  Жак Эллюль: Техника, или ставка века В те годы, когда Хайдеггер формулировал свой Вопрос о технике, Жак Эллюль приступил к систематическому анализу LaTechnique (техника) как наиболее значительного социального феномена современною мира. По мнению...
8967. Хосе Ортега-и-Гассет: концепция философии техники 30.5 KB
  Хосе Ортега-и-Гассет: концепция философии техники. Ортега - первый профессиональный философ, обратившийся к проблематике философии техники. Ортега занялся проблемами философии техники одновременно с Мэмфордом. По мнению Ортеги, техника имманентна вс...